28 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Шурасының чираттагы сессиясе узды. Анда Шураның рәисен сайладылар. Бу вазифага "Бердәм Русия" фиркасе Фәрит Абдулганиевне тәкъдим итте. Башка намзәтләр булмады, ул бердәнбер иде. Башка фиркаләр, мәсәлән, КПРФ Абдулаганиевкә теләктәшлек белдерде. Тавыш бирү яшерен рәвештә узды. Фәрит Абдулганиевне Дәүләт шурасы рәисе итеп сайлар өчен 81 депутат тавыш бирде. Бер депутат каршы булды.
Тавыш бирүгә кадәр Фәрит Абдулганиев чыгыш ясады, ул ике телдә сөйләргә тырышты. Үз чыгышында Биектауда туган, озак еллар дәвамында Төркиядә эшләгән галим, дәүләт эшлеклесе, мәгърифәтче Һади Максудины искә алды. "Һади Максуди безгә мөһим сүзләрне васыять итеп калдырды. Ул милләт сайлаган вәкил ул хакимлек һәм дәрәҗә алучы түгел, ул үзенә ышанып тапшырган һәрбер җанның язмышы өчен җаваплы, дип әйтеп калдырган. Бу Татарстанның үсешенә хезмәт иткән һәрбер депутатның төп юнәлеше булырга тиеш", диде.
"ТНВ" телерадиоширкәте җитәкчесе, депутат Илшат Әминев Фәрит Абдулганиевтан: "Сез күп очракта саннар белән эшләүче технократ идегез, ә мәдәният, мәгариф өлкәләре сезнең өчен никадәр якын?" дип сорады. Татарстанның Дәүләт Шурасы рәисе итеп сайланган Фәрит Абдулганиев татар теле, әдәбият аңа ят түгел, диде, әнисенең гомер буена татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләвен телгә алды.
"Әнием гомер буена мәктәтә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытты. Телне белеп үстем, радиодан иртәнге концертлар тыңлап, гармунда уйнарга өйрәндем, сабантуйларда катнаштым. Үземнең балаларымд да "Сөембикә" хорында катнашты. Татар театрына йөрим, анда мине таныйлар. Татар телен, мәдәниятын, тарихын, йолаларын белү, саклау һәм үстерү кирәк", диде ул. Балалары татарча сөйләшәме, кайсы мәктәптә белем алганнары турында әйтмәде.
Абдулганиевка 50 яшь. Төрле елларда ул Татарстанның дәүләт оешмаларында эшләде, Универсиада авылын җитәкләде, экология һәм икътисад министры булды. Экология министры булганда да ул татарча комментарлар бирергә тырышты.
Татарстан парламентын 30 еллап җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшин быел мартта әлеге вазифадан китте һәм Дәүләт шурасында шәрәфле рәисе булып калды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум