Уфада җырчы Земфира балачагын уздырган йорттагы аның сурәте буялган. Моны прокуратура таләп иткән. Муралны юкка чыгу сәбәбен "Подъем" басмасына шәһәр хакимияте аңлаткан. Мэрия вәкиле сүзләренчә, рәсемне йортка хезмәт күрсәтүче идарә ширкәте буяган.
— Йорт шәһәрнең Калинин районында урнашкан. Рәсем прокуратура таләбе белән үзгәртелгән. Аны идарә итүче компания буяган. Бернинди астыртын, яшерен эш башкарылмаган, — дигән мэрия вәкиле.
Земфираның рәсеме Уфаның Адмирал Ушаков урамындагы 64нче йорт диварында 2021 елда ясалган иде. Аны рәссам Олег Кайбышев ясады. Берничә ел аңа берсе дә каныкмады. Әмма җырчыга мурал буялганы 4 октябрьдә билгеле булды. Земфираның рәсеме тулысынча юкка чыккан, әмма аның гитарасы, җырыннан сүзләр барысы да сөртеп ташланган, өстеннән ал буяу белән буялган. Идарәче компаниясе муралны яңартылачак дип әйтми.
Моңа кадәр "Зов народа" хәрәкәте башлыгы Сергей Зайцев муралны тулысынча юкка чыгарып, аның урынына "Русия патриоты яки каһарманы" сурәтен ясарга тәкъдим иткән иде. Аның мөрәҗәгатеннән соң Башкортстан хакимияте Уфа мэриясенә рәсемне үзгәртү мәсьәләсен йортта яшәүчеләр белән хәл итәргә киңәш итте. Әмма бу йортта яшәүчеләр тарафыннан муралны алып ташлау турында мөрәҗәгатьләр ителмәгән.
Уфада Земфирага багышланган тагын бер мурал бар. Анда ул Уфада туып-үскән рок җырчы Юрий Шевчук белән ясалган. Ул Уфаның Ленин урамы, 20 йорт адресы буенча урнашкан. Бу - шәһәр өчен билгеле арт обьект, анда Земфира, ДДТ төркеме лидеры Юрий Шевчук, Lumen төркеме лидеры Рөстәм Булатов һәм Башкортстан белән бәйле башка танылган шәхесләр скафандарларда космоска очкан килеш тасвирланган. Бу проектның авторлары Олег Кайбышев белән Артем Шәрәфетдинов. Подъем" медиасы бу муралның язмышы турында да сораган. Земфираның рәсеме сөртеләчәкме дигән сорауга, шәһәр хакимиятендә бу рәсемгә тияргә җыенмауларын әйткәннәр, бу җирне, бу муралны Уфа халкы өчен "культ урын" дип атаганнар.
Земфира Рамазанова 1976 елның 26 августында Уфада туган. Быел 50 яшен тутырды.
Җырчы Русия Украинага каршы баскын сугышын башланнан соң Русиядән китте. Ул бу сугышны тәнкыйтьләп чыккан сирәк билгеле кешеләрнең берсе. Ул үзенең социаль челтәрләрендә "Нет войне!" дип язды. Җырчы Парижда төпләнде.
Земфира Русиягә кайтмады, ул чит илләрдә концертлар куеп көн күрә. Һәр чыгышында ул сугышка каршы позициясен белдерә. 2022 елның мартында ул "Не стреляйте" җырына Украинадагы сугыш күренешләре белән клип чыгарды. Соңыннан сугышка каршы "Мясо" җырын иҗат итте.
Концертларында ул даими Русия бу сугышны туктатырга тиеш, дигән фикерләр белдерә, Украинага теләктәшлек белдерә, сугышны "мәгънәсез һәм рәхимсез" дип атый.
2023 елның 10 февралендә Русия Юстиция министрлыгы Земфираны "ят агентлар" реестрына кертте. Министрлык моны җырчының "Украинаны ачыктан-ачык хуплавы", Русиянең Украинадагы хәрби гамәлләренә каршы чагуы, чит илләрдә концертлар куюы һәм чит илләрдән акчалата ярдәм алуы белән аңлатты. Земфира бу карар белән килешмәде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум