Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татарлары Хәтер көне уңаеннан 1552 километр йөгерә

Хәтер көне, Казан, 1990 елның 14 октябре
Хәтер көне, Казан, 1990 елның 14 октябре

Германиядә яшәүче татарлар быел да #1552run акциясен игълан итте. 1–15 октябрь көннәрендә теләгән һәркем үз шәһәрендә яки авылында йөгереп, узган арасын уртак исәпкә өсти ала. Максат – бергәләп 1552 км җыю.

Акцияне "Алмания татарча" инициатив төркеме оештыра. Катнашу өчен 1552.tatar сайтында теркәлергә, үзең теләгән ераклыкны йөгерергә һәм нәтиҗәне шунда язып куярга кирәк. Кайда һәм күпме йөгерүне һәркем үзе хәл итә.

— Сәламәт тәндә — сәламәт хәтер! — дип яза оештыручылар үз чакыруында. Алар "төрле илләрдә яшәүче татарларны быел да бергәләп Хәтер көнен билгеләргә" дәшә.

Акция сайтында китерелгән 2024-2025 ел нәтиҗәләренә караганда, йөгерүгә 27 илдән 117 кеше кушылган, алар бергә 1275 км узган.

Оештыручылар сүзләренчә, Германия татарлары бу акцияне 2024 елдан бирле үткәрә. Идея исә Казаннан килә: 2019 елда активист Наил Нәбиуллин 52 км йөгереп, "Хәтер марафоны" оештырган иде.

  • 1552 елның октябрендә Явыз Иван гаскәре Казанны яулап ала, татарлар үз дәүләтчелеген югалта. 1989 елдан башлап татар җәмәгатьчелеге октябрь аенда Казанны яклап һәлак булганнарны искә алу чарасы – Хәтер көне уздыра. Соңрак аңа чит илләрдәге татарлар да кушылды.
  • Хәтер көне рәсми рәвештә Казанда 2022 елдан бирле уздырылмый, хәкимиятләр аны үткәрергә рөхсәт бирми. 2021 елда чарадагы чыгышлар тикшерелгәннән соң Татар иҗтимагый үзәгенә 250 мең сум штраф салынган иде.
  • 2025 елда бер төркем кеше Хәтер көне уңаеннан Казанның Иске таш мәчетендә намаз укыган, аннары Татар зиратына барып шәһитләрне искә алып дога кылды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
​
XS
SM
MD
LG