Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде

Яңа чикләүләргә барлыгы 1,6 меңләп физик һәм юридик зат кертелгән.

12 октябрь көнне Европа берлегенең чит эшләр министрлары Русиягә каршы 22нче чикләүләр пакетын раслады. Бу Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганнан соң "чикләүләрне иң зур киңәйтүе", дип белдерде Европа дипломатиясе башлыгы Кая Каллас.

Яңа чикләүләр пакетына Татарстаннан 24 һәм Башкортстаннан 6 ширкәт, шулай ук аларның җитәкчеләре кертелде. Исемлектә машина төзү, җайланмалар ясау, радиоэлектроника һәм башка тармак оешмалары бар.

Исемлеккә берничә Казан ширкәте кертелде: Казан мотор төзү һәм җитештерү берләшмәсе (КМПО), Казанның "Электроприбор" заводы, Казан җайланмалар төзү конструкторлык бюросы, "Элекон" корылмасы һәм башкалар.

Моннан тыш, исемлектә Яшел Үзәндәге "Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе", Чаллыдагы "Риат" җәмгыяте, "КАМАЗ сәүдә-финанс ширкәте" һәм "ЦФ Кама" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыйте, Чистайдагы "Восток" Чистай сәгать корылмасы", Әлмәттәге "Радиоприбор" Әлмәт корылмасы һәм Ютазы районы Урыссу бистәсендәге "Электросоединитель" оешмасы бар.

Чикләүләр салынган ширкәтләр исемлегенә шулай ук алты Башкортстан корылмасы кертелде: Уфа агрегат җитештерү берләшмәсе, "Салаватгидравлика" оешмасы, Уфа җайланмалар төзү җитештерү берләшмәсе (УППО), "Полигон" фәнни-җитештерү шикәте һәм "Прогресс" башкорт җитештерү берләшмәсе.

Чикләүләр шулай ук "КАМАЗ"ның Башкортстандагы бәйле ширкәте – "НЕФАЗга да салынды.

Брюссельдә күрсәтелгән Башкортстан ширкәтләренең барысы да Русия хәрби-сәнәгать комплексы өлеше булуы билгеләнде. Гомумән исемлектән ширкәтләрнең яртысыннан күбрәге баллистик ракет җитештерүгә бәйле, дип белдерде Каллас.

Июльдә Европа берлегенең 21нче санкцияләр пакетына биш Татарстан банкы кертелгән иде: Ак Барс банк, "Аверс", Энергобанк, Татсоцбанк һәм Акибанк.

  • Европа берлеге Русиягә каршы санкцияләрне 2014 елдан, Кырымны басып алудан соң куллана. 22 сентябрьдә берлек гамәлдәге чикләүләрне өч елга – 2029 елның сентябренә кадәр озайтты. Чаралар 3 меңнән артык физик һәм юридик затка кагыла.
  • Чикләүләр исемлектәгеләрнең Европадагы активларын туңдыруны һәм аларга теләсә нинди икътисади ресурс яки акча тапшыруны тыюны күздә тота, ә физик затларга өстәмә рәвештә Европа берлеге территориясенә керү һәм аның аша транзит белән үтү тыела.
  • Русия хакимияте Көнбатыш чикләүләрен легитим түгел дип атый, ил икътисады эшләвен дәвам итүен һәм чикләүләргә карата "билгеле бер иммунитет" булдыруын ассызыклый.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
​
XS
SM
MD
LG