Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активистлар Хәтер көне уңаеннан Казан Кирмәнендәге ханнар кабере янында дога кылырга җыелды

Дога кылырга килүчеләр
Дога кылырга килүчеләр

Анда ике дистәгә якын кеше килгән. Моңа кадәр кайбер активистларга Казан полициясе Хәтер көнен уздыру тыела дигән кисәтү җибәргән иде.

Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җирләнгән кабер янында җыелды. Социаль челтәрләрдә таралган фотоларга күрә, килүчеләр башлыча татар милли хәрәкәте ветераннары.

Алар татар ханнарының каберен зират иткән, Коръән сүрәләре укыган, соңыннан аларның рухына дога кылган. Казанны яклап шәһит китүчеләр искә алынган. Активистлар истәлек өчен фотога да төшкән. Кечкенә Татарстан байракчыгыннан башкасы булмаган, чыгышлар ясалмаган. Аннары активистлар бергәләп Кол Шәриф мәчетендә өйлә намазын укыган. Читтән полиция күзәткән, әмма бу эшләргә комачауламаган.

Бүген Казанда һава кисәтүе дә яңгырады. Татарстанда ракет һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде.

  • 12 октябрь алдыннан Казанның полиция идарәсе берничә кешегә Хәтер көненә чыгу канунны боза дип кисәтү юллаган. Азатлык Радиосы шундый рәсми кәгазьләренең кимендә өч кешегә килүен ачыклады. Рәсми кисәтү татар милли хәрәкәте ветераны Галишан Нуриәхмәткә, элеккеге активист Радик Зиналовка, шагыйрь Фәнил Гыйлеҗевкә килгән.
  • Хәтер көне рәсми рәвештә Казанда 2022 елдан бирле уздырылмый. Кешеләр чыгарга курка. Хакимият аны уздырырга, җыелышырга урын бирми.
  • Татарстан хакимиятләре 30 ел дәвамында милли хәрәкәт тарафыннан митинг рәвешендә оештырып килгән Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр 2021 елда рөхсәт биргән булып чыкты. Шул елны милли хәрәкәт һәм Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) зур басымга дучар булды. Прокуратура матәм көне митингында яңгыраган фикерләрне тикшерде, ел азагында мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка тартты. Иң абруйлы татар оешмасы экстремистик оешма дип танылды.
  • 2024 елда Хәтер көнен "Азатлык" татар яшьләре берлеге Казанда 15 октябрьдә митинг рәвешендә уздырмакчы иде. Алар Камал театры мәйданын, Тинчурин паркы бакчасында җыелышырга рөхсәт сорады, әмма Казан хакимиятләре мөрәҗәгатьне кире какты. Бер төркем активистлар социаль челтәрләрдә үзара сөйләшеп 12 октябрь Казанны яклап шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухыны дога кылу чарасына Казан Кирмәненә җыелды. Әмма Сөембикә манарасы янында аларга җыелырга каршылык тудырылды. Кайбер активистлар янына полиция хезмәткәрләре килде. Берничә кеше тоткарланды, полиция бүлегендә сорау алынды.
  • Беренче тапкыр Хәтер көне 1989 елда оештырылган. Казан Кирмәненә, Сөембикә манарысына байраклар белән баруны ул вакытта журналист булып эшләгән, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев оештырган. Аның белән бергә язучы Фәүзия Бәйрәмова һәм Азәрбайҗаннан килүче кунаклар булган. Аннан соң Хәтер көне ел саен 15 октябрь яки 12 октябрь уздырылды. Ул меңләгән кешеләрне туплый алган чара булды.
  • Татар зыялылары Хәтер көнен рәсмиләштерүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Хәтта депутат, язучы Ркаил Зәйдулла Татарстан парламенты утырышында Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәреп чыгыш ясады.
  • 2020 елда Татарстан мөфтияте Хәтер көне дип аталган чаралар уздыра башлады. Бу көн ел саен күчеп йөри, мөфтият алдан бу чара турында хәбәр итми, халыкны дога кылу өчен җыярга тырышмый. Мөфтият тарафыннан яңа Хәтер көнен уйлап чыгару махсус эшләнә, халыкны Хәтер көненнән биздерергә телиләр, 12 октябрьдә кешеләр җыелмасын өчен тырышалар дип тәнкыйтьләделәр.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
​
XS
SM
MD
LG