Татарстанда куәт оешмалары хезмәткәрләре 15 яшьлек Аннаның (исеме үзгәртелгән) өенә тентү белән килгән. Моңа аның TikTok социаль челтәрендә "Бердәм Русия" фиркасенең үгетләү плакатын ерткан видеосын урнаштыруы сәбәп булган. Тентү вакытында кызның һәм әнисенең телефоннарын, ноутбукларын алганнар, аннары икесен дә полиция бүлегенә алып киткәннәр. Бу хакта "Центр Ц" медиа проекты яза.
Видео 11 сентябрьдә урнаштырылган. Кыз сүзләренчә, ул видеоның таралуын көтмәгән, ә үзендә җыелып килгән ризасызлыкны белдерергә теләгән. Видео социаль челтәрләрдә тиз таралган һәм күп кенә кешеләрнең хуплау сүзләре язылган комментарийлар җыйган.
19 сентябрьдә полиция хезмәткәрләре кызның өенә килгән. Анна сөйләвенчә, тентү вакытында аңа техниканы ник алып китүләрен аңлатмаганнар. Полиция бүлегендә аннан Алексей Навальныйга, Русиянең Украинага каршы сугышына һәм сәяси карашларына мөнәсәбәт турында сораштырганнар.
Миңа гел: "Син бит бала, ник сәясәткә тыгыласың? Син берни аңламыйсың", дип әйттеләр, - дигән кыз.
Куәт оешмалары хезмәткәрләре шулай ук аны төрмәгә утырту ихтималы турында сөйләгән һәм кызның тимер юл корылмаларына ут төртергә мөмкин булуын фаразлаган. Әлеге сөйләшүдән соң кызның кискен хәле начарланган, ул нык дулкынланган һәм аңа ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килгән.
Соңрак Аннаны аңлатма бирү һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсенә исәпкә кую өчен полициягә чакырганнар.
Полиция белән булган бу хәлгә кадәр үк хосусый мәктәп җитәкчелеге кыздан ике видеоны бетерүне таләп иткән. Аларның берсе сәясәтче Максим Кацка пародия булган.
"Йә бу видеоларны бетерәсең, яисә безгә синең белән хушлашырга туры килә", дигән мәктәп җитәкчелеге.
Әлеге сөйләшүдән соң кыз әлеге уку йортыннан китәргә булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум