Башкортстанның Чишмә районында Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музеен үстерү буенча эшче төркем төзеләчәк
"Коммерсант" язуынча, аны республика парламенты рәисе Андрей Назаровка җитәкләргә тәкъдим ителгән. Төркемгә барлыгы сигез кеше керәчәк.
Музей инде 2022 елдан бирле төзелә. Комплекска шулай ук "Кочевник" спа-отеле, этноавыл һәм башкорт аты үзәге керәчәк.
Музейның визит үзәге 2024 елны ачылган иде. Ачылышта республика башлыгы Радий Хәбиров башкорт милләте күчмә цивилизациясе нәтиҗәсендә оешкан дип белдерде.
— Урта гасырдагы Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләре борыңгы цивилизацияләрнең бер үзәге булган. Монда Идел буе Болгарыннан Урта Азиягә һәм Себергә сәүдә юллары узган. Чикесез киңлекләрдә йөреп күчмә халыклар кабиләләрне һәм җирләрне берләштерүдә, башкорт милләтен оештыруда тарихи максат үтәгән, — диде ул.
Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы Евразия музеенда "башкорт, татар, якут яки казакъ турында сүз бармый, сүз күчмә цивилизация турында бара", дип өстәгән.
Хәбиров музейның беренче экспонатлары булып Остромиров Евангелиясенең күчермәсе һәм Госман Коръәне булачак дигән. Бу — Ташкентта сакланган Коръән нөсхәсе санала.
Евразия музее визит үзәгендә башкорт халкына багышланган экспозицияләр күп диелә. Аерым алганда Ибн Фадланның кулъязмаларында телгә алынган башкорт турында истәлекләр, Мәхмүд Кашгарыйның XI гасырда башкорт халкы күрсәтелгән харита тәкъдим ителгән.
Музей XIV–XV гасырга караган Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләр янында урнашкан.
- 2023 елның октябрендә Казан тарихчыларына Уфадагы "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы"дигән конференциягә килергә рөхсәт итмәүләре билгеле булды. "Анда Башкортстанның Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк", дип белдергән иде Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум