Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамактагы "Башкорт сода ширкәтенә" дроннар һөҗүм иткән

"Башкорт сода ширкәте" тирәсендә төтен күтәрелә. Exilenova+ фотосы
"Башкорт сода ширкәте" тирәсендә төтен күтәрелә. Exilenova+ фотосы

Ширкәт сода җитештерүдән тыш, хәрби сәнәгать өлкәсен химия эшләнмәләре белән дә тәэмин итә

29 октябрьдә Башкортстанда сигез дрон бәреп төшерелгән. Стәрлетамак шәһәре башлыгы Эмил Шәймарданов белдерүенчә, бәреп төшерелгән дроннарның калдыклары Стәрлетамактагы ширкәткә төшкән. Мэр ширкәт исемен ачыкламый. Бары зыянның зур булмавын һәм ширкәтнең эшләвен дәвам итүен әйтә.

Astra Telegram каналы OSINT-анализы Supernova+ украин каналы фотоларына таянып Стәрлетамак шәһәрендәге Башкорт сода ширкәте тирәсендә төтен күтәрелүе турында язды. Җирле халык шәһәрдә шартлау тавышлары ишетелүен әйтте.

Башкорт сода ширкәте Русиядәге иң эре химия комплексларының берсе. Ул илдә кальцинацияләнгән һәм азык-төлек содасы җитештерүдә беренче урында тора. Ширкәт "Росхим"га карый.

Шул ук вакытта ширкәт төрле тармакларны, шул исәптән хәрби сәнәгать өлкәсен дә химия эшләнмәләре белән тәэмин итә. Ул тоз кислотасы һәм дихлорэтан җитештерә, шулай ук Русиядә терефталоилхлорид җитештерүче бердәнбер ширкәт булып тора.

Терефталоилхлорид — синтетик баллистик җепселләр, югары ныклыктагы полимерлар һәм арамид материаллар җитештерүдә кулланыла торган мөһим химик кушылма. Мондый материаллардан заманча бронежилетлар, шлемнар һәм хәрби техника белән авиация өчен саклану элементлары ясала.

  • Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынчы турында иртән игълан ителде. Уфа һава аланында ике тапкыр вакытлыча чикләүләр кертелде.
  • Татарстанда шулай ук иртән дрон һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Хәзер барлык чикләүләр бетерелде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
​
XS
SM
MD
LG