Казан дәүләт медицина университетында (КДМУ) хәрби кафедра торгызыла. Казан дәүләт медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов "Татар-Информ" агентлыгына сөйләвенчә, университетта хәрби кафедраны яңадан ачу "медицина белеме бирүнең иң яхшы традицияләрен кайтару, аларны хәзерге чынбарлыкка һәм дәүләт ихтыяҗларына яраклаштыру" максатыннан эшләнә.
Фәррахов сүзләренчә, дөньяга танылган Казан хәрби-кыр хирургиясе мәктәбе дә нәкъ әлеге университет диварларында барлыкка килгән булган.
Програмны Казан дәүләт тикшеренү-технология университеты (КНИТУ) Хәрби уку үзәге базасында гамәлгә ашыра башлаячаклар, ә студентларны махсус медицина әзерлеге уздыру белән Хәрби клиник госпиталь шөгыльләнәчәк.
"Дәвалау эше" һәм "Педиатрия" белгечлекләрендә укучы 44 студент махсус әзерлек узачак. Студентларны сайлап алганда, аларның физик әзерлеген дә исәпкә алачаклар. Урыннарның 50% хатын-кызларга каралган.
Уку 2027 елның февралендә башланачак һәм 2,5 ел дәвам итәчәк. Студентлар гомуми хәрби, тактик һәм махсус хәрби әзерлек белгечлекләрен өйрәнәчәк.
- КДМУда хәрби кафедра 2008 елда ябылган иде.
- Элегрәк Русия Думасы медицина белем бирү системын реформалау канун өлгесен кабул итте. Медицина уку йортларын тәмамлап, беренчел аккредитация узган кайбер белгечләр остаз җитәкчелегендә өч елга кадәр эшләргә тиеш.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум