Accessibility links

Кайнар хәбәр

Спортчы Алинә Заһитованы Украина күзләвенең "кара исемлегенә" керткәннәр

Алина Заһитова
Алина Заһитова

Бу исемлектә Заһитовадан тыш башка спортчылар да, Русиядә фигуралы шууда танылган шәхесләр дә бар, мәсәлән, Евгений Плющенко белән Илья Авербух.

Украина Саклану министрлыгының Баш күзләвенә караган War & Sanctions порталындагы чикләүләр исемлегенә Русиянең тугыз спортчысы эләккән. Бу исемлектә татар спортчысы Алинә Заһитова да бар.

Украинаның Баш күзләве Заһитованың бу исемлеккә кертелүен Русия хакимиятен хуплавына бәйле дип аңлата. Шулай ук спортчының аннексияләгән Кырымга сәфәр кылуы, ярымутрауда спортны үстерүгә ярдәм итүен искә ала, шул сәбәпле спортчының исемлеккә кертелгәнен яза.

Украина Баш разведка идарәсендә спортчыларның әлеге исемлеккә кертелүен Россия сәясәтен хуплаулары, Кырымга сәфәр кылулары һәм ярымутрауда спортны үстерүгә ярдәм итүләре белән аңлатканнар. War & Sanctions порталындагы мәгълүматка караганда, Заһитова 2024 елның октябрендә Путинның туган көне уңаеннан "Здоровое Отечество" хәрәкәте әзерләгән пропаганда видеосында төшкән. 2018 елның мартында президент сайлауларында Путинны яклап уздырылган митинг-концертта катнашкан. 2020 елда Путинга тагын ике мөддәткә президент буларак сайланырга мөмкинлек биргән Конституциянә төзәтмәләр кертү референдумын ачыктан-ачык хуплап чыккан, шулай ук үзе дә тавыш бирүдә катнашкан.

Украинаның Баш күзләве 2024 елда Владимир Путинның Русия президенты сайлауларында үз намзәтен тәкъдим иткәндә дә Алинә Заһитова моны халык алдында хуплавын искә төшерә.

Моннан тыш порталда спортчының 2021 елда аннексияләнгән Кырымга барганын, бу хакта Instagram социаль челтәрендәге шәхси аккаунтында "Безнең Ватан" дигән сүзләр белән язма урнаштырган, Ялта шәһәрендәге "Артек"та булган дип язылган. Заһитова - Русиянең "Татнефть" ширкәтенең амбассадоры, Путин кулыннан бүләкләр алган, дип аңлатылган.

War & Sanctions проекты авторлары Русия спортчыларын ярышларда катнаштырудан читләштерергә, аларны спорт федерацияләреннән алып ташларга өнди.

Моңа кадәр Алинә Заһитованы "Миротворец" проекты исемлегенә дә керткәннәр иде.

Алинә Заһитова 2002 елда Ижауда туган. Татар хоккейчысы, чыгышы белән Актаныш районыннан булган Илназ Заһитовның кызы. Балачагы Татарстанда, Лениногорксида узган. 2018 елда Көньяк Кореядагы Пхенчхан шәһәрендә узган Олимпия уеннарында чемпион исемен яулады. 2019 елда дөнья чемпионы исеменә лаек булды.

Әмма спортчы карьерасын озак дәвам иттермәде, Алинә 2020 елда Русия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенә журналистика факультетына укырга керде. "Беренче" каналның "Бозда биюләр" проектын алып барды.

2018 елда Русия президенты Владимир Путинның президент булып сайлавын хуплап чыкты, аңа теләктәшлек күрсәтү кампаниясендә катнашты. 2024 елда да бу кампаниядә катнашып, Владмир Путинның намзәтен яклады. Заһитова ачыктан-ачык: "Путин һәрвакыт спортка ярдәм итеп килде, шуңа күрә мин дә аны хуплыйм. Аның җитәкчелегендә спорт үсеш алды, мин аның эшчәнлегенә югары бәя бирәм", дип сөйләде.

Алинә Заһитованы хакимият танылган спортчы буларак пропагандада куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
​
XS
SM
MD
LG