Татарстанның дәүләт бурычы 2026 елның сентябренә 78,4 миллион сумга арткан һәм 1 октябрьгә 74,51 миллиард сумга җиткән.
Бурычның төп өлешен Мәскәүдән алган кредитлар тәшкил итә. "Бизнес Онлайн" финанс министрлыгыннан алган җавапка сылтанып язуынча, бу – 66,53 миллиард сум. Тагын 7,98 млрд сум республика дәүләт гарантияләренә туры килә.
Дәүләт бурычы төбәкләрнең кредит алып яшәргә мәҗбүр булуына бәйле. Керемнәр җитмәү сәбәпле, соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады.
Шул ук вакытта былтыр Татарстан Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юллады.
Ел башыннан Татарстанның дәүләт бурычы 23,5 миллиард сумга кимегән. Аерым алганда, июньдә республика федераль үзәк алдындагы бюджет кредитлары буенча 23,7 миллиард сумлык бурычын исәптән чыгарган.
2026 ел бюджетында дәүләт бурычын түләүгә һәм аңа хезмәт күрсәтүгә 2,6 млрд сум каралган. 2027 елга бюджет проекты әлеге чыгымнарны 4,7 млрд сум күләмендә күздә тота.
2026 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум