Башкортстанның Белорет районара мәхкәмәсе ике егетне милли нәфрәт һәм дошманлык уятуда гаепле дип тапкан (Русия җинаять кодексының 282нче маддәсе икенче өлеше). Чаллыда яшәүче 18 яшьлек егет ике елга, ә Уфада яшәүче 19 яшьлек егетне ике ел да ике айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
"Идел.Реалии" мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтанып язуынча, 2024 елның декабрендә яшьләр "акча вәгъдәсенә алданып" "Русия империясенең рәсми байрагын" яндырган. Эш материалларында әйтелгәнчә, гаепләнүчеләр байракка бензин сипкән һәм аны Башкортстанның Бөрҗән районына керү урынындагы стела янында яндырган. Бу хәлне алар телефонга төшергән.
Аннары егетләр Иске Сөбханкол авылындагы биналарга һәм коймлаларга "экстремистик эчтәлектәге" язулар калдырган. Моны алар "билгесез кешеләр төркемендәге урыс милләтеннән булган кешеләргә карата нәфрәт һәм дошманлык уяту максаты белән" эшләгән диелә. Нинди язулар калдырулары ачыкланмый.
Гаепләнүчеләрнең берсе интернетта эш тәкъдим итүләре турында сөйләгән. Аңа "йорт диварларында язулар язу, машиналарны фотога төшерү һәм яндыру, ширкәтләрне фотога төшерү" йөкләнгән булган.
"Ул берничә граффити ясаган һәм икенче гаепләнүче, дусты белән бергә, берничә машинаны фотога төшергән. Машиналарны яндыру һәм ширкәтне фотога төшерүдән баш тартканнар. Аннары аларга Бөрҗән районында байракны яндыру бурычы йөкләнгән. Яше кечкенә булу сәбәпле, ул нинди байрак яндырганын белмәгән. Соңрак бу кешенең Украина махсус хезмәтләрендә эшләвен аңлаган", диелә мәхкәмәнең матбугат үзәге хәбәрендә.
Мәхкәмәдә гаепләнүчеләр үз гаепләрен таныган.
- Элегрәк Казан федераль университетының (КФУ) Икътисад һәм финанслар идарәсе институтының 18 яшьлек студенты Марат Мосыйфуллинга Русия дәүләт байрагын мәсхәрәләү һәм дошманлык һәм нәфрәт уятуда җинаять эше ачылган иде. 2024 елның декабрьдә Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе егеткә ике ел да биш айга гомум тәртипле колония карары чыгарды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум