Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда XX гасырда татар язучылары һәм сәнгать әһелләре яшәгән Мергасов йортын саклауны сорап петициясе чыкты

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Анда гаиләсе белән язучы Кави Нәҗми яшәгән

Мөрәҗәгатьне Татарстанның Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте (ВООПИиК) бүлекчәсе әзерләгән. Inkazan язуынча, ул республика президенты Рөстәм Миңнехановка юлланган һәм аны 50дән артык кеше имзалаган. Мөрәҗәгать авторлары эшләрне туктатып торуны, бәйсез белгечләр катнашында фәнни-методик шура җыюны һәм бинаның киләчәк язмышын республика җитәкчесенең шәхси контроленә алуны таләп итә.

Мергасов йортын сүтеп, яңадан торгызырга җыеналар. Проектта 20 фатир һәм бина астында машиналар кую урыны ясамакчылар. Хакимият бинаны сүтүне аның конструкциясенең авария хәлендә булуы белән аңлата.

Әлеге йортта заманында татар зыялылары җыелган. Анда язучы Кави Нәҗми гаиләсе белән яшәгән. Аның фатирында татар зыялылары, шагыйрьләр, композиторлар килә торган булган. Бу йорт татар зыялыларының очрашу урыны буларак тарихта калган.

"Кави-Сәрвәр" операсының либретто авторы – Айдар Әхмәдиев элегрәк бу хакта Азатлык Радиосына да сөйләгән иде.

"2019 елда Казанның данлыклы Мергасов йортын саклап калу акциясе игълан ителде, аны җыештыру, тәртип урнаштыру өмәсе булды. Аны блогер Радмила Хакова оештырды, мин дә волонтер буларак катнаштым. Бу йортта төрле билгеле кешеләр яшәгән, шул исәптән татар шәхесләре дә. Күмәкләшеп җыештырып йөргән көнне яныбызга бер ханым килеп, эшебезне мактады, рәхмәт әйтте һәм берничә китап бүләк итте. Биргән китаплар арасында татар язучысы Кави Нәҗми хатыны Сәрвәр Әдһәмова белән язышкан хатлар җыентыгы да бар иде. Ә яныбызга килгән ханым Кави Нәҗминең бердәнбер улы Тансыкның кызы Фәридә булып чыкты.

Моңа кадәр "Угол"да "Мергасов йорты" спектакле булган иде, шушы хатларның бер өлеше ул спектакльдә дә кулланылды, аны Йолдыз Миңнуллина укыды. Мин шул вакытта ук хатларның эчтәлеген ишетеп тәэсирләнгән идем, аеруча Сәрвәр Әдһәмованың ире Кавига мине сөргеннән көтмә, тормышыңны ничек телисең, шулай оештыр дип язганын йөрәк аша үткәрдем. Бу хатын төрмәдән чыгу, ирен күрү өметен бөтенләй өзгән булуын күз алдына китереп ни кадәр коточкыч фаҗига кичергәнен аңларга тырышканым истә", дип сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
​
XS
SM
MD
LG