Кайнар хәбәр

Казанда метроның икенче тармагын ачуны 2030 елга күчергәннәр

Казандагы метро станцияләренең берсе
Казандагы метро станцияләренең берсе

Метроның икенче тармагын төзү эшләре 2019 елның июлендә башланды. Башта аны 2027 елда тәмамларга планлаштырдылар. 

Казанда метроның икенче тармагында төзелә торган дүрт станцияле өлешне элек планлаштырылган 2027–2028 елларда файдалануга тапшыра алмаячаклар. Төзелешне финанслау белән бәйле кыенлыклар аркасында метроның бу өлешен иртә дигәндә 2030 елда гына ачарга мөмкиннәр. Бу хакта "БИЗНЕС Online" басмасына төзелеш тармагындагы берничә чыганак хәбәр иткән.

Академик Сахаров урамыннан Фучик урамына кадәр сузылган өлешнең озынлыгы 5,7 км булачак. Анда дүрт станция төзелә.

"Хәзерге акча эшләрне дәвам итү өчен җитәрлек түгел", — дип сөйләгән басма чыганакларының берсе.

Метроның икенче тармагын төзү эшләре 2019 елның июлендә башланды. Башта аны 2027 елда тәмамларга планлаштырдылар.

Казан метросын бары тик Татарстан бюджеты хисабына төзиләр. Федераль бюджеттан өстәмә акча бирелми. Төбәкнең транспорт системын үстерү програмы нигезендә, 2024–2027 елларда метро төзелешенә ел саен бер миллиард сум бүлеп бирелә.

Гомуми финанслау күләме якынча 3–4 миллиард сум тәшкил итә.

Икенче тармакның "Татарстан АССРның 100 еллыгы", "Академическая", "Зилант" һәм "Тулпар" станцияләрен үз эченә алган беренче өлешен төзү бәясе узган ел 47 миллиард сум дип бәяләнгән. Бу сумманың алты миллиард сумы инженерлык челтәрләрен күчерүгә һәм әйләнеп узу юллары төзүгә каралган.

2025 елда икенче тармакның беренче өлешендәге төп тоннельләрне казып бетергәннән соң, метроны 2027–2028 елларда ачар өчен төзелешкә 30 миллиард сум акча кертергә кирәклеге турында хәбәрләр чыккан иде. Моның өчен ел саен кимендә 10 миллиард сум бүлеп бирелергә тиеш. Әмма бу план тормышка ашмаган.

Соңгы 8 ел эчендә Русиядә 86 метро станциясе ачылды, шуларның 75-е - Мәскәүдә, сигезе - Петербурда, берәр станция Казанда, Түбән Новгородта һәм Новосибирскида.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG