iPhone өчен яңа iOS 27.2 системында урыс төймәсар – клавиатура Русия халыкларының 53 теленең хәрефләре өстәлде. Бу хакта дигитал проектлар авторы, тыва активисты Али Кужугет хәбәр итте.
— Хәзер О хәрефенә басып торсаң – Ө, У хәрефенә – Ү, Ў, Ұ, Н хәрефенә Ң хәрефе чыга. Тыва, саха (якут), башкорт, чечен, удмурт, татар һәм тагын илледән артык телдә өстәмә кушымталар куймыйча, турыдан-туры урыс төймәсарында язарга мөмкин, — диде ул.
Бу мөмкинлекне Азатлык Радиосы да тикшерде. Урыс төймәсарында чыннан да татар хәрефләрен куллану мөмкинлеге барлыкка килде. Яңа мөмкинлекне куллану өчен смартфонны iOS 27.2гә яңартырга кирәк.
Кужугет сүзләренчә, Apple моны телләр активистлары җыйган датасетка охшатып эшләгән. Бу җыелмада Русиянең кирилл хәрефле һәр теле өчен текст корпусы, хәрефләрнең ешлыгы һәм кайсы урыс хәрефе астында нинди милли хәреф торырга тиешлеге күрсәтелгән.
— Төймәсардагы хәрефләр – беренче адым гына. Киләсе адым – милли телләр өчен автотөзәтү һәм сүз тәкъдимнәре. Хәзер ул шуның өстендә эшлим дә, — ди активист.
- 2025 елның җәендә Али Кужугет Калифорниянең Купертино шәһәрендә Apple-ның төймәсарлар өчен җаваплы төркеме белән очрашкан иде. Ул iPhone-га милли телләр хәрефләрен өстәү тәкъдимен 80 битлек презентация белән җиткерде, шулай ук Русия халыклары вәкилләреннән 36 видеомөрәҗәгать алып барды.
- Ул вакытта Apple вәкилләре "ноль фазасы" дип аталган юлны тәкъдим иткән иде: урыс төймәсары нигезендә киңәйтелгән гомуми кирилл төймәсарын ясау. Активистлар исә Русия халыклары телләре өчен беренче систем төймәсарлар 2026 елда iOS 27дә пәйда булыр дип өметләнгән иде.
- Шул чакта татар IT-белгече Нәфисә татарча язу өчен күбесенчә казакъ төймәсарын куллануын, ә автотөзәтүнең татар теле өчен эшләмәвен сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум