Кайнар хәбәр

Европа берлеге Татарстан һәм Башкортстан нефть эшкәртү ширкәтләренә санкцияләр кертте

Чикләүләр исемлегендә "Татнефть" белән бәйле өч ширкәт, Түбән Камадагы ТАИФ-НК һәм "Газпром нефтехим Салават" бар.

16 ноябрьдә Европа берлеге Русиягә каршы яңа чикләүләр кертте. Европа берлеге шурасы хәбәр итүенчә, санкцияләр исемлегенә барлыгы 12 физик зат һәм 101 юридик зат өстәлгән. Алар арасында Русиянең нефть эшкәртү тармагындагы ширкәтләр, банклар һәм нефть ташучы "күләгә флоты" белән бәйле оешмалар бар.

Яңа чикләүләр Татарстан һәм Башкортстандагы нефть эшкәртү ширкәтләренә дә кагыла. Татарстан белән бәйле исемлектә "ТАИФ-НК", шулай ук "Татнефть" белән бәйле өч ширкәт – "Калмтатнефть", "Татнефть-НАО" һәм "Ямбулойл" бар.

"Татнефть-НАО" – "Татнефть"нең 100 процент өлеше булган бүлендек ширкәте. "Калмтатнефть"нең ярты өлеше "Татнефть"кә, калган яртысы "ЛУКОЙЛ"га карый "РИТЭК" ширкәтенә карый. "Ямбулойл"ның да 50 проценты "Татнефть"неке. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Башкортстаннан санкцияләр исемлегенә "Газпром нефтехим Салават" ширкәте кертелгән. Ул Салават шәһәрендә урнашкан нефть эшкәртү һәм нефть химиясе корылмаларын берләштерә.

Европа берлеге шурасы белдерүенчә, чикләүләр Русиянең сугышны финанслау мөмкинлеген киметү максатыннан кертелә. Брюссель нефть-газ тармагын Русия бюджеты өчен мөһим керем чыганагы дип саный.

"Татнефть" ширкәтенең үзенә Украина 2022 елның октябрендә санкцияләр керткән иде. 2025 елның 18 декабрендә ул Британиянең чикләүләр исемлегенә кертелде. 2026 елның 19 февралендә Канада да ширкәткә карата санкцияләр кулланды.

АКШ исә 2025 елның гыйнварында "Татнефть" җитәкчесе Наил Мәгановны санкцияләр исемлегенә кертте.

Европа берлегенең санкцияләре исемлеккә кертелгән оешмаларның Европа берлегендәге активларын туңдыруны, шулай ук аларга турыдан-туры яки арадашчылар аша акча һәм икътисади ресурслар бирүне тыюны күздә тота.

Физик затларга өстәмә рәвештә Европа берлеге илләренә керү һәм алар аша транзит белән үтү тыела.

Европа берлеге Русиягә каршы санкцияләрне 2014 елда, Кырымны аннексияләгәннән соң кертә башлады. 2022 елның февралендә Украинага каршы сугыш башланганнан соң чикләүләр сизелерлек киңәйтелде.

Русия хакимияте Көнбатыш чикләүләрен легитим түгел дип атый, ил икътисады эшләвен дәвам итүен һәм чикләүләргә карата "билгеле бер иммунитет" булдыруын ассызыклый.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG