17 декабрьдә Казанның MOÑ театр мәйданчыгында татарча рэп башкаручы Ittifaq төркеменең концерты булачак, дип хәбәр итә "Миллиард.татар". Чыгыш "КИЧ" дип аталган тамаша кичәләре сериясе кысаларында узачак.
Ittifaq 2005 елда барлыкка килде. Төркемдә Ильяс Гаффаров, Назыйм Исмәгыйлев һәм Альбина Сөләйманова катнаша. Аларның иҗатында R’n’B, татар көйләре һәм татарча речитатив кушылган. Җырларында мәхәббәт һәм ялгызлык, яшь буын мәсьәләләре, иҗтимагый тигезсезлек темалары күтәрелә.
Ittifaq татар телендә рэп башкаручы беренче төркемнәрнең берсе булып санала. Аларның 2007 елда чыккан "Бәлки" альбомы – татар телендәге беренче хип-хоп альбомы. Шушы төркем белән татар альтернатив музыкасы, татар рэпы формалаша башлады.
Концертта төркем 2010 елда яздырылган, 2026 елда эшкәртелгән яңа альбомыннан җырлар башкарачак. Шулай ук "Бәлки" альбомындагы хитлар Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band эшкәртүендә яңгыраячак. Кичәнең махсус кунаклары – Г. Камал исемендәге театр артисты Искәндәр Хәйруллин белән музыкант Илгиз Шәйхразиев.
Оештыручылар тамашачыларга, төркем барлыкка килгән чорның рухын тудыру өчен, 2000нче еллар стилендә киенеп килергә тәкъдим итә.
- Ittifaq соңгы елларда сәхнәдә бик сирәк күренде. 2015 елда төркем Казандагы Алафузов фабрикасында 10 еллыгын билгеләп үтте. Ул вакытта Ильяс Гаффаров алар татар музыкасы һәм татар яшьләре әле үтеп кермәгән урыннарга юл ачарга тырышкан дигән иде.
- Соңрак Ильяс Гафаров Yummy Music лейблына нигез салды һәм продюсер буларак эшли башлады. 2024 елда Тинчурин театрында Ittifaq җырларына нигезләнгән беренче татар рэп-операсы – "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" спектакле куелды.
- Төркемнең икенче әгъзасы Назыйм Исмәгыйлев Усал тәхәллүсе белән чыгыш ясый. Ул – танылган шамаил остасы Нәҗип Нәккашның улы. Усал татар рэп-сәхнәсендә явыз һәм караңгы рэпер образы белән танылды. 2023 елда Yummy Music лейблы аның "Сәяхәт" альбомын чыгарды. Усал "Мин татарча сөйләшәм!", Tat Cult Fest, "Дикая мята", Ural Music Night, AWAZ фестивальләрендә чыгыш ясады.
- Быел июнь башында Азатлык Усалның "1552", "Азатлык", "Янып бет", "Murda" җырлары Русия һәм чит ил музыкаль мәйданчыкларыннан юкка чыгуы турында язган иде. "Кион. Музыка" платформасында "1552" трегын эзләгәндә, аның Роскомнадзор таләбе буенча тыңлап булмавы турында хәбәр чыга. 1552 ел – Казан ханлыгының Мәскәү тарафыннан яулап алыну елы. Бу җырлар милләт, ирек, тарихи хәтер турында.
- Моңа кадәр, 30 гыйнварда Казанда узарга тиешле Усал концерты булмый калды. Җырчы үзе сәбәпләре аңа бәйле түгел дип аңлатты. 2025 елда Усал, даими катнашучы булса да, "Мин татарча сөйләшәм!" фестивалендә чыгыш ясамады, Казан Кирмәнендә узган "ДәртФест" та аннан башка узды. Азатлык чыганакларына караганда, оештыручыларга аны чакырмаска киңәш ителгән.
- Шуңа да карамастан, 2026 елның көзендә Усалның "Born From Culture" җыры социаль челтәрләрдә киң таралды, ә 5 декабрьдә Казанда аның концерты көтелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум