Казанда Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучыларга һуманитар ярдәм җыю сылтавы белән 18 миллион сум акча урлауда шикләнелүче өч кеше кулга алынган
Татар-Информга билгеле булганча, сүз "Радиоэлектроника" ширкәтендә эшләүчеләр турында бара. Тикшерү версиясенә күрә, 2023 елның гыйнварыннан 2025 елның декабренә кадәр шикләнелүчеләр ким дигәндә 20 эшченең хезмәт хакларының бер өлешен, янәсе, һуманитар ярдәмгә күчерергә күндергән. Бу чыгымнарны каплау өчен алар кул астында эшләүчеләрнең җитештерү күрсәткечләрен ялган рәвештә арттырган. Шулай итеп, ширкәт казнасыннан якынча 18 миллион сум урланган.
Хокук саклау оешмалары механика эшкәртү цехының 31 яшьлек җитәкчесен, аның 47 яшьлек урынбасарын һәм 36 яшьлек остасын тоткарлаган.
Украинага каршы сугыш башланганнан соң, төрле юл белән акча үзләштерү очраклары артты. Элегрәк Ульян өлкәсендә депутат Газинур Тимушев һәм "Ватанны саклаучылар" фонды координаторы Илдар Курмакаевны ялган юл белән акча үзләштергән өчен иректән мәхрүм иттеләр. Алар Ульян өлкәсе Иске Кулатка районыннан танышларын Украина сугышына җибәрергә күндереп, аның акчасын үзләштергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум