Кайнар хәбәр

Дроннар Башкортстанда нефть куган "Сөбханкoл" диспетчер станциясенә һөҗүм иткән

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел июль аенда инде бу корылмага һөҗүм ясалган иде инде.

Башкортстанның Туймазы районы сәнәгать зонасына дроннар һөҗүм иткән

Һөҗүм ясалуын җирле хакимият раслады. Район башлыгы Булат Мусин бу хакта ул МАХ каналында язган.

"Туймазы районына дроннар һөҗүме кире кагылды. Пилотсыз очкычларның кыйпылчыклары сәнәгать зонасы территориясенә төште. Янгын чыкты, барлык ашыгыч хезмәтләр дә урында эшли. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк", дип язган ул.

Украин мониторинг Телеграм каналлары сәнәгать зонасында кара төтен күтәрелгән видеолар чыгарды.

Дроннар Башкортстанда нефть куган "Сөбханкoл" диспетчер станциясенә һөҗүм иткән.

Бу Русиянең Башкортстандагы Туймазы районында урнашкан нефть эшләнмәләре үткәргечләре системының стратегик корылмасы. Ул нефтьне кабул итү, саклау һәм кудыруны тәэмин итүче "Транснефть-Урал" ширкәтенә карый. Станция Сөбханкол авылы янында урнашкан.

Иртә белән Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Уфада һава аланы очкычларны вакытлыча кабул итмәде һәм җибәрмәде.

Быел, 23 июльдә әлеге диспетчер станциясенә һөҗүм инде ясалган иде.

  • Украина стратегик ширкәтләргә дроннарны Русия һөҗүмнәренә җавап итеп җибәрә. Киев Русиянең һәр нефть эшкәртү корылмасына ясалган һөҗүм Мәскәүнең Украинага каршы сугыш алып бару мөмкинлеген киметә дигән фикердә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG