Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Беренче сокүк авыр биреләчәк”


Казанда “Мираж” отелендә оештырылган "Сокүк – төбәк инфраструктурасы үсешенә яңа мөмкинлек” конференциясе иртәдән алып кичкә кадәр дәвам итте. Аны ислам икътисады һәм бизнесы үсешенең коммерцияле булмаган фонды оештырды.


Конференция тантаналы рәвештә ачылганнан соң, бер-бер артлы чыгышлар рәвешендә дәвам итте. Һәр чыгыштан соң сораулар бирергә мөмкинлек бар иде. Күп чыгышлар инглиз телендә булды, телне аңламаучылар өчен рус теленә тәрҗемәсен тыңларга колакчыклар таратылды.

Чыгышлар, темаларына карап, өч өлешкә бүленгән иде. Беренчесендә сүз дөнья күләмендә сокүк турында барды. Икенче өлештә халыкара тәҗрибәләр, сокүк белән эш алып бару турында чыгышлар ясалды. Өченче өлеш исә “Русиядә сокүк” дип атала иде.
Сулдан уңга: Әхмәд Родзи, Илдар Халиков, Линар Якупов, Заед Малех

Ислам финансы мөселманнар өчен генә түгел

Мөселман булмаган илләр мөселман финансына күчәргә ашыга икән. Дөньядагы мөселман илләре саныннан күбрәк илләр ислам финансына йөз тота, диелде чыгышларда. Сәбәбе – ислам икътисады белән эш нәтиҗәсе ышанычлырак һәм нәтиҗәлерәк булу. Моңа исә сокүк белән эшләү дә керә.

Сокүк Малайзия һәм Гарәп Әмирлекләрендә ныклап эшли, алар арасында конкуренция дә бар икән. Бөек Британиянең икътисады да ислам инвестицияләре белән эшләүгә зур игътибар бирә. Һәм, конференциядәге чыгышларда әйтелгәнчә, сокүктән башка Бөек Британия үз икътисадын үстерә алмаячак. Биредә беренче сокүк кәгазьләрен берничә ай элек чыгарганнар.

Франция дә ислам бизнесы өлкәсендә алга атлый. Бүген Париж белән Лондон финанслар өлкәсендә конкурент булып тора. Парижда исә ислам финансы үзәген оештырырга телиләр. Биредә ислам банкын ачарга 2 гариза бирелгән. IFAAS (исламча аудитор-икътисад компаниясе) җитәкчесе Мөхәммәд Фарух Риза әнә шулар турында сөйләде.
Мөхәммәд Фарух Риза

Шәригатьчә хокук һәм салым системаларын кем булдырыр?

Русиядә исә сокүк белән уңышларга ирешергә зур мөмкинлекләр бар икән. Бездә бу өлкәдә авыл хуҗалыгын кулланырга була: җир күп һәм шәригатькә туры килерлек продукт җитештерергә дә мөмкинлек бар.

Русиядә беренче сокүкне Татарстанда чыгарырга исәплиләр. Шулай да биредә әле чишәсе мәсьәләләр, җавап табасы сораулар күп. Конференциядә моңа берничә тапкыр басым ясалды.
Конференция ахырына таба тыңлаучылар саны да кими башлады

Беренчедән, ислам инвестицияләре килсен өчен салым системасы, мәхкәмә, хокукый мәйдан яхшы һәм шәригатьчә эшләргә тиеш. Ә моны ничек булдырырга, моңа кем җавап бирер?

Икенчедән, әлеге продукцияне (сокүкне) чыгарыр өчен Татарстанның үзендә галимнәр, белгечләр җитәрлекме?

Өченчедән, телләр белү, аралашу, чит илләр белән элемтә тоту мөмкинлекләре яхшы дәрәҗәдәме?

Дүртенчедән, кем тәҗрибәсенә таянырга? Татарстанга Малайзия тәҗрибәсе туры килерме, әллә Европаныкымы?

Сораулар күп, әмма, чыгыш ясаучылар фикеренчә, аларга гамәли дөрес якын килә белү мөһим булачак.
Гадәләт Җәбиев: "Хокукый мәйдан яхшы һәм шәригатьчә эшләргә тиеш".

“Хакимият ярдәм итмәсә дә, каршылык белдермәсен”

Конференциядә беренче сокүкне чыгару авыр һәм проблемлы булачагын да билгеләп үттеләр. Хакимият тарафыннан да бу сорауга дөрес якын килү әһәмияте ассызыкланды. Гомумән, идарәнең шәригатьчә булырга тиешлегенә басым ясалды. Татарстанда сокүк чыгарыр өчен шәригать һәм илнең хокукый нормалары арасында каршылыклар туса, ни булыр, дигән сорау да куелды.

“Шәригатькә тулысынча туры килерлек структура булырга тиеш. Шулай да Татарстанда бөтен системаны селкетергә теләмибез”, диде кунаклар.

Икенче бер чыгышта исә хакимияткә генә таяну дөрес түгел, алар тарафыннан ярдәм булмаса да, каршылык булмасын, дигән фикер яңгырады.
Оештыручылар һәм чыгыш ясаучылар. Конференция тәмамлангач.

Оештыручылар исә әлеге конференциядән канәгать калуы турында әйтте. Русия ислам икътисады үзәге җитәкчесенең урынбасары Сираҗетдин Нәбиев:

“Бу – вакытлы оештырылган әйбер. Русия өчен дә, Татарстаныбыз өчен дә бик кирәк. Ходай моның киләчәген генә булдырсын”, диде.

“ВТБ Капитал”ның Дубай филиалы вәкиле Заед Малех: “Тәҗрибә күбрәк булган саен, сокүк һәм традицион акцияләр арасында аерма, ераклык кими”, дип белдерде.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: сокүк өлкәсендә тәҗрибә һәм белем әле күп кирәк. Бигрәк тә бездә, Русия күләмендә беренче сокүк кәгазьләре булдырырга җыенган Татарстанда. Ә мондый конференцияләр һәм сөйләшүләр шуларның бер баскычы, сокүккә якынаюның бер адымы булып тора.
XS
SM
MD
LG