Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артур Иделбаевка 3 елга шартлы хөкем карары чыгарылды


Артур Иделбаев
Артур Иделбаев
Башкорт яшьләре иттифагын оештыручы һәм аның элекке рәисе Артур Иделбаев Уфа шәһәренең Октябрьский районы мәхкәмәсе карары белән шартлы рәвештә өч елга хөкем ителде.

Ул шулай ук алдагы ике елда дәүләт оешмаларында эшкә алыну хокукыннан мәхрүм ителә. Башкортстан киңкүләм мәгълүмат чаралары идарәсенең элекке башлыгы урынбасары булган чакта Иделбаев журналистларга карата физик көч куллануда гаепләнә.

Артур Иделбаев 25 февральдә кулга алынды. Аңа карата былтыр ике җинаять эше ачылган иде. Аның берсе журналистларны кыйнауга бәйле булса, икенчесе Башкортстан киңкүләм мәгълүмат чаралары идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән чагында финанс мутлыклар өчен дип белдерелде.

Артур Иделбаев, икенче җинаять эше каралып бетмәү сәбәпле, һаман да сак астында калдырыла.
XS
SM
MD
LG