Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия министры иленнән качты, Каддафи бирешми


Либиянең Брега шәһәре тирәсендә бәрелешләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00
йөкләү

Либия гыйсьянчылары Брега шәһәрен үзләренә кайтару максатында хөкүмәт көчләрен ракета утына тота. Бер көн элек Каддафи гаскәрләре бу шәһәрне үз карамагына алган иде. Reuters видеосы

Оппозиция контролендә булган шәһәрләр кире Каддафи гаскәрләренә күчә бара. Либия тышкы эшләр министры Британиягә качты.

Либиядә Каддафи көчләре инде оппозиция кулында булган Бин Җәвад һәм Рас Лануф калаларын кире үз контроленә кайтарды. Бүген Мисурата һәм Брега шәһәрләре өчен бәрелешләр дәвам итә.

Гыйсьянчылар корал җитмәвенә, элемтә булмавына зарлана. Каддафи көчләре исә үз чараларын яхшы оештыра.

Либиядәге бу вакыйгалар сурәтендә илнең тышкы эшләр министры Муса Куса Тунистан кайтышлый Лондонда калып, Британия хакимиятләренә бирелде. Британия тышкы эшләр министры Вилльям Һаг, Куса Либия министры вазифасыннан китте дип белдерде.

"Либия министры җаваплылыктан качмый", дип өстәде Һаг.

“Ул бирегә үз теләге белән килде, ул үзенең министр урыныннан китүен белдерде. Каддафи тирәсендәге башка рәсмиләрне дә Либиянең яхшы киләчәге хакына аннан баш тартырга, сәяси реформаларга юл ачарга чакырабыз,” диде Британия министры.

Либия рәсмиләре исә министр Кусаның Британиягә бирелүен кире какты, “Тышкы эшләр министры Лондонда дипломатик сәфәрдә”, дип белдерде.

Оппозиция көчләре Әҗдәбия белән Брега арасында

Ул арада “The New York Times” басмасы "АКШ Либия оппозициясенә ярдәмгә Үзәк күзләү идарәсе CIA агентлырын җибәрде", дип язып чыкты.

Шулай ук Либия гыйсьянчыларын корал белән тәэмин итү-итмәү турында бәхәсләр дәвам итә. Аларга ярдәм итү ихтималы турында АКШ, Франция һәм Британия белдерде.

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Рассмуссен: "Халыкара коалициянең максаты – Либия халкын коралландыру түгел, аны саклау", диде.

Кытай, Русия һәм Германия “максатлары билгеле булмаган гыйсьянчыларга” корал белән ярдәм итү мөмкинлеген кире какты.

Лондон икътисад мәктәбенең Якын Көнчыгыш сәясәте профессоры Фәваз Гергез: "Аерым илләр НАТО күрсәтмәсен көтмичә оппозициягә ярдәм итә", ди.

“Президент Обама һәм көнбатышның кайбер рәсмиләре сүзләреннән аңлашылганча, гыйсьянчылар инде ярдәмне алып ята. Корал өченче бер яктан – әйтик, Мисырдан яки башка берәр илдән килә. Алар өчен Либия хөкүмәтенең туңдырылган берәр хисабыннан акча түләнә. Ачык итеп әйтәм – гыйсьянчылар корал белән инде хәзер үк тәэмин ителә”, диде Лондондагы профессор.
XS
SM
MD
LG