Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Морозов:"Көчле оппозиция яхшыга китермәс"


Олег Морозов (с), Илдар Халиков. 2009 ел
Олег Морозов (с), Илдар Халиков. 2009 ел

Илдар Халиков алдагы сайлауда Дәүләт Думасына депутат итеп чыгарылырмы? Балык тоткан өчен акча таләп итү дөресме? Коммуналь түләүләрнең кискен артуы хакмы? Олег Морозов шушы һәм башка сорауларга Чаллыдагы очрашу вакытында җавап бирде.


Русия Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов Чаллы хакимиятендә журналистлар белән очрашты. Бу юлы да "Бердәм Русия" фиркасе җитәкчеләренең берсе булган Морозов әфәнде шушы фирканең башкарган эшләренә тукталды.

Ил күләмендә пенсияләрнең артуы, Чаллыда трамвай юлларының озаюында, никахлашу сарае, спорт корылмалары төзүдә, инвалидларга эш урыннары булдыру һәм башка гамәлләрдә, Морозов әйтүенчә, "Бердәм Русия" фиркасе эш башында торган.

Коммуналь түләүләр күпмегә артты?

Морозов Чаллы хакимиятенә карата канәгатьсезлек тә белдерде. Шәһәр башлыклары аңа коммуналь түләүләрнең бары 15%ка артуы турында әйткән. Ә менә КамАЗдагы очрашу вакытында эшчеләр бу күрсәткеч уңаеннан ризасызлык белдергән икән

"Алар коммуналь түләүнең 15%ка артуына ышанмый. Алар түләү кәгазе буенча фикер йөртә. Миңа берәү төгәл саннар китерде. 2010 елда ул кеше 2800 сум түләсә, хәзер 4100 сум түли. Аңа түләүнең 15%ка артуын дәлилләп булмый. Чөнки бу 15% кына түгел. Менә шундый алдашулар, түләү күләмен кискен арттыру "Бердәм Русия"нең дәрәҗәсен төшерә", диде Морозов.

"Бердәм Русия" ышанычлы җиңү яуларга тиеш"

Ул шулай ук быелның декабрендә булачак Дәүләт Думасына сайлауга да тукталды. "Оппозиция, Русиядә теркәлгән башка барлык фиркаләр безгә каршы берләшә. Оппозиция бу сайлауда безнең белән тигезләнергә омтыла. Әгәр бу тигезләнү барып чыга икән, аз булып күренмәс ("стране мало не покажется"). Шуңа күрә, бу сайлауда без ышанычлы җиңү яуларга тиеш", диде вице-спикер.

Русиядә уен автоматларын бетерү турында кануннар кабул ителсә дә, "идән асты"нда уеннар дәвам итә. Акча уеннарын ничек туктатып була? "Бу – сәяси ихтыяр мәсьәләсе", дип җаваплады сорауны Морозов. Кем ихтыярындагы мәсьәлә – анысы әйтелмәде.

Татарстанның хәзерге премьер-министры Илдар Халиковның алдагы сайлауда "Бердәм Русия" фиркасеннән Дәүләт Думасына депутат булып күрсәтелү ихтималы хакында сүзләр йөри. “Бу турыда сөйләргә, әйтергә әле иртәрәк”, дигән җавап алынды бу сорауга.

Балыкчылар "Бердәм Русия" һәм Думаны гаепли алмый

Елга-күлләрдә балык тотучылардан акча таләп итә башладылар. Балык тотуны түләүле итүгә Морозов мондый мөнәсәбәттә:

"Акча таләп итү – башка сыймый торган хәл. Бу эштә "Бердәм Русия" фиркасенең катнашы булмау гына мине сезнең ачудан коткарып кала. Монда Думаның да катнашы юк. Бу – Русия балыкчылык ширкәте кабул иткән гамәл. Ничек кабул иткән булсалар, шулай ук кире алсыннар. Черномырдин әйткәндәй, бу гамәлләре яхшы уй белән булгандыр, ләкин тагын капма-каршысы килеп чыкты", диде ул.

Шушы көнне кич белән Дума рәисе урынбасары О.Морозов Чаллыда яшәүче язучы Айдар Хәлим белән дә очрашты.
XS
SM
MD
LG