Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда президент күрсәтмәсен үтиләр


29нчы татар мәктәбе
29нчы татар мәктәбе

Татарстан президенты Миңнеханов 2011 елда балаларны балалар бакчалары белән тәэмин итү бурычын куйды. Чаллы җитәкчеләре дә төрле юллар белән бакчаларда балалар урыннарын күбәйтү өстендә эш башлады. Нәтиҗәдә 29нчы татар мәктәбенә ябылу куркынычы яный.


Мәктәп ябылу белән балалар бакчасы арасында нинди бәйләнеш бар, дигән сорау туа. Совет чорында төзелгән балалар бакчаларының бер өлеше 90нчы елларда эшмәкәрләргә сатылды, шифаханә яки мәктәп итеп үзгәртелде. Президент Миңнеханов балаларны 2011 елда бакча белән тәэмин итеп бетерү бурычын куйгач, Чаллыда беренче эш итеп бакчаларда булган мәктәпләрне стандарт мәктәпкә күчерү эшен башладылар.

Шәһәрдәге 77нче урыс гимназиясе президент игътибар биргән балалар мәнфәгатенә кагылышлы булып чыга. Ягъни, телисеңме-юкмы, балаларны бакча белән тәэмин итү турындагы күрсәтмәне үтәү өчен, бакча бинасыннан мәктәпләр китәргә тиеш. 77нче мәктәп тә күчәргә мәҗбүр. Аны 29нчы татар мәктәбенә кушарга телиләр.

77нчене узган ел ук якындагы 28нче урыс мәктәбенә кушу омтылышы булган иде инде. Ләкин 28нче мәктәп балаларының ата-аналары ул вакытта зур каршылык чаралары оештырып, ике урыс мәктәбен кушу гамәле барып чыкмады. Менә быел балалар бакчасындагы мәктәпне татар мәктәбенә кушып карамакчылар.

Президент күрсәтмәсен үтәү йөзеннән башланган вазгыять татар җәмәгатьчелегендә дә ризасызлык тудырды. “Безгә кушылу кирәк түгел, бу татар мәктәбен ябылуга китерәчәк”, дигән фикергә килде халык.

Гаеплеләрне эзләү башланды

Кайберәүләр бу эштә шәһәр мәгариф идарәсе гаепле, дип саный. Ә менә Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаикъ Таҗиев башка яссылыкта фикерли. Ул килеп туган вазгыятьтә мәктәп укытучыларын да гаепли.

Фаикъ Таҗиев
“29нчы мәктәптә норматив буенча 970 бала урынына 539 гына булуда Чаллы җитәкчеләренең дә, мәгариф идарәсенең дә гаебе юк. Аларга балалар бакчасын бушату кирәк. Балаларга урын юк. Хакимият балаларны урнаштыру кайгысында, аларны да аңлап була. Бу мәктәп коллективының көчле булуында шигебез бар. Үз вакытында балалар санын тиешле дәрәҗәдә тоту өстендә эшләмиләр булса кирәк.

Алар янәшәсендәге 27, 28 санлы урыс мәктәпләренә 300дән артык татар баласы йөри. Бу балалар 29нчы мәктәпкә йөрсә, аларга башка мәктәпне кушу турында сүз кузгата алмаслар иде. Моның өстендә эшләмәгәннәр. Укытучыларны заманга яраклы иткәндә мәктәпне саклап калып булыр”, дип фикер йөртә Ф.Таҗиев.

Халык яклау чарасына әзерләнә


Кама политехника академиясе укытучысы Илнар Шәйхетдинов 29нчы мәктәптә укыту дәрәҗәсен түбән дип, укучылар саны аз дип саныйлар икән, бу күренешне яхшы якка үзгәртү чараларын башларга кирәк, дип саный.

Илнар Шәйхетдин
“Укыту начар дип, мәктәпне ябу дөрес түгел. Чирне дәвалау урынына, әгъзаны кисеп ташлыйбыз. Мәктәпкә 77нче гимназия кушылса, ул барыбер урыс мохитен алып киләчәк. 3-5 елдан мәктәп ябылуга дучар ителәчәк. Бу куркыныч”, ди И.Шәйхетдинов.

2 апрельдә Татарстанның кайбер шәһәрләрендә 29нчы мәктәпне саклап калуга урам җыеннары уза. Түбән Кама ТИҮе рәисе Хәлил Әюпов рәисе әйтүенчә, аларга мондый җыенны уздырырга рөхсәт бирелмәгән. Шулай да каршылык чарасына урамга чыгачакбыз, диде Әюпов.
XS
SM
MD
LG