Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда балаларның Нәүрүз фестивале үтте


Фестивальдә катнашучы балалар
Фестивальдә катнашучы балалар

28 мартта Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры бинасында балалар катнашында икенче тапкыр Нәүрүз фестивале үтте. Бәйгедә татар, башкорт һәм казакъ балалары җыр, бию, музыка коралларында уйнауда ярышты.

Бәйгенең оештыручыларына килгәндә, аларның саны күп иде: региональ белем бирү үзәге,татар театры, шәһәрнең “ Туган тел” татар милли-мәдәни мохтарияте, Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә, “ Алга” яшьләр оешмасы, башкорт корылтае, казакъ мохтарияте. Ә бүләкләрне “ Ак Барс” банкының Оренбур филиалы әзерләде.

Бәйгенең максаты: гореф-гадәтләрне онытмау һәм саклау. Узган ел бәйрәмдә балалар төбәкнең 17 районыннан катнашкан булса, бу юлы алар 12 төбәктән иде.

“Нәүрүз” бәйрәмендә беренче тапкыр катнашучылар да булды. Шулардан – Кувандык районы Никол авылы урта мәктәбеннән “Ләйсән” һәм Переволоцк районы Беренче Зубачидан “ Сөмбелә” төркемнәре.
"Сөмбелә" төркеме


Шунысы да үзенчәлекле, әлеге ел бәйгесендә балалар әкият сөйләүдә ярышты. Нәфис сүз остасы номинациясендә җиңүче дип Беренче Зубачи авылы мәктәбеннән Алсу Ишкинина танылды.

Башкорт һәм казакъ мәктәпләреннән килүче укучылар, башкалардан аермалы буларак, күбесенчә милли биюләр башкарды.Киемнәргә килгәндә, катнашучылардан, “Сөмбелә” төркеме балалары аерылып торды. Зубачи авылы мәдәният йорты мөдире Роза Әбүзәрова:

“Безнең барысы да әлегә беренче тапкыр: мондый ярышларда беренчегә катнашабыз, авыл хакимияте балалар өчен менә шундый матур киемнәрне беренче тапкыр тектерде. Бу эшләрнең әле башы гына, инде киләсе бәйгеләрдә дә актив катнашырга уйлап торабыз”.
"Ләйсән" төркеме


Бер генә төркем дә, бер генә бала да бүләксез кайтып китмәде. Гран-прига “Идел” халык җырын башкарганы өчен Оренбурның татар балалары укый торган 38нче мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Камилә Әхмәтова лаеклы дип табылды.

Камиләнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләлә Языкбаева шулай диде:

“Камилә – моңлы, татар җанлы кыз. Татар халкының гореф-гадәтләре белән бик кызыксына, җырларга ярата. Укучыларга халык җырларын өйрәтәсе килә, чөнки заман җырларын алар болай да беләләр. Балаларга татар халык җырларын мәктәптә үк өйрәтсәк, киләчәктә аларга бу кирәгер дип уйлыйбыз”.
Фестивальдә катнашучылар


Камилә Әхмәтовага “ Ак Барс”ның махсус бүләге – көмеш тәңкәне банк мөдире Гуля Хәлиуллина тапшырды.

Камилә Әхмәтова
Оренбур региональ татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Дамир Рафиков:

“Мин “Нәүрүз” бәйгесендә икенче тапкыр. Узган ел белән чагыштырганда, сан ягыннан әллә ни артыш күренми, әмма башкару сыйфаты ягыннан күтәрелеш бар.

Тагын сискәндергән бер нәрсә бар – катнашучылар. Әйтик, татарлар күпләп яшәгән Орски, Богырыслан, Абдулино шәһәрләреннән беркем дә юк. Киләсе елга әнә шул шәһәрләрдә яшәүчеләрне дә җәлеп итсәләр иде”.
Оештыручылар да, катнашучылар да – киләсе елга кадәр дип саубуллаштылар.
XS
SM
MD
LG