Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар мәктәбен бер төркем яклый, түрәләр нишләр?


29нчы татар гимназиясен яклаган митинг. Чаллы, 2 апрель 2011 ел
29нчы татар гимназиясен яклаган митинг. Чаллы, 2 апрель 2011 ел

2 апрель шимбә көнне Бауман урамында Чаллының ябылырга торган 29нчы гимназиясен һәм бөтен татар мәгарифен яклап, митинг уздырылды.


Урам җыенына халык күп җыелмады. Барлыгы 70ләп кеше килгән иде. Милләтчеләр мөселманнар митингында катнашса да, динчеләр татар телен яклау җыенында күренмәде.

“Университетта татар филологиясе институты булсын”


Митинг Чаллыда ябылырга торган 29нчы татар гимназиясен, гомумән, бөтен татар мәгарифен яклап үткәрелде. Пикетка җыелучылар татар мәктәпләрен саклап калуны, милли мәгарифне аякка бастыруны, Казан федераль университетында татар филологиясе институты ачылуны таләп итә.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт Татарстан мөселманнары митингында да КФУда татар филологиясе факультетының бүлек кенә булып калуы, татар мәктәпләре ябылу турында чыгыш ясаган иде.

Соңгы сүз түрәләрнеке


Урам җыенында плакат күтәреп торган Илгиз Шәйхразиев Чаллыдагы 29нчы гимназияне тәмамлаган. Бүген “Сорнай”, “Сәлам” ансамбльләрендә җырлый.

Аның сүзләренчә, мәктәпне тәмамлаучылар, ата-аналар Чаллыда узган митингка чыга. “Спортка ачка табалар, ә милли мәктәпләргә акча юк дип акланалар. Бу дөрес түгел”, ди Илгиз Шәйхразиев.

Митингка түрәләр дә килде

Татар мәгарифен яклау җыенына Татарстан хөкүмәтенең телләрне үстерү бүлеге башлыгы Фирая Шәйхиева да килде. Аның сүзләренчә, бүген татар мәктәпләрен сакларга кирәк. Урам җыеннарына яшьләр күбрәк җыелырга тиеш. “Чаллыда 29нчы мәктәпне ябарга ярамый”, ди Шәйхиева.

Татар иҗтимагый үзәге алга таба милли мәгарифне яклап каршылык чаралары уздырырга җыена. Иҗтимагый үзәк Русия һәм Татарстан президентларына милли мәгарифне яклауны сорап, мөрәҗәгать кабул итте. Анда татар мәгарифенең Рөстәм Миңнеханов кулында булуы әйтелгән.
XS
SM
MD
LG