Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ЮХИДИ башлыгы вазифасыннан китәргә тиеш"


Рамил Хәйруллин
Рамил Хәйруллин

“Машина йөртүчеләр федерациясе”нең Казан бүлеге Татарстандагы ЮХИДИ башлыгы Рифкат Миңнехановка каршы 2 мең 400дән артык тавыш җыйган.


Татарстанда ЮХИДИ башлыгының вазифаларын җиренә җиткереп башкару-башкармавын ачыклау уңаеннан үткәрелгән “Халык аттестациясе” дип аталган тавыш бирү тәмамланганга 10 көн булды. Нәтиҗәләр Мәскәүгә җибәрелгән.

“Машина йөртүчеләр федерациясе”нең Казан бүлеге башлыгы Рамил Хәйруллин 30 көн эчендә Русиянең эчке эшләр министрлыгыннан һәм Русия президенты хакимиятеннән җавап килер дип өметләнә. Иҗтимагый оешмалар, гади кешеләр җибәргән хатларга 1 ай эчендә җавап бирелергә тиеш.

“2,5 меңләп кеше тавыш бирде. Без бу хакта Русия президенты хакимиятенә һәм Эчке эшләр министрлыгына хат җибәрдек. Тавыш бирүчеләрнең 96%-ы Татарстан ЮХИДИе башлыгы үткәрә торган сәясәт юлларда иминлек булдыруга бөтенләй туры килми, ди.

Юлларның хәле, юл казалары белән дә Казан иң ахыргы урында тора. ЮХИДИ башлыгы алып барган эшләр тулаем алганда безне әлеге ахыргы урыннан югары күтәрмәячәк”, ди Хәйруллин.

ЮХИДИне халык фикере кызыксындырмый


Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге идарәсендә (ЮХИДИ) “Халык аттестациясе”ндә машина йөртүчеләрнең тавыш бирүе турында беләләр. Идарәнең матбугат хезмәтендә эшләүче Дмитрий Пекунов, “Машина йөртүчеләр федерациясе” үткәргән тавыш бирүгә идарәдән бернинди дә аңлатма булмаячак, диде.

Хәйруллин үзләренең язган хатлары барып җитеп, чиновник кәгазьләре арасында буталып йөргәнче, Русия президенты Рифкат Миңнехановны аттестацияләп куяр дип тә борчыла.

“Зур түрәләрнең раслануы йә расланмавы турында мәгълүмат юк. Мәгълүмат чаралары аттестацияләнмәгәннәр турында гына хәбәр ыргыта. Тулаем алганда, мәгълүмат ябык булып кала”, ди Хәйруллин.

Пекунов әйтүенчә, Татарстанның ЮХИДИ башлыгы Миңнехановның алга таба эшен дәвам итү-итмәвен Русия президенты караячак. Әмма кайчан буласы билгеле түгел. Көтәләр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре “президент” сүзен еш куллана

Хәйруллин фикеренчә, Рифкат Миңнеханов җитәкчелек иткән ЮХИДИ бернәрсә дә үтеп керә алмаслык тимер калкан кебек. Башбаштаклык иң соңгы чиккә җиткән.

“Бездә ЮХИДИ башлыгы - республика президентының бертуганы. Административ ресурсы бик көчле. Бу бик җитди проблем булып тора.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда үзләрен тормышның хуҗалары кебек хис итә. Алар прокуратурадан да, эчке эшләр министрлыгының иминлек хезмәтләреннән дә (УСБ),бездәге күзәтү оешмаларыннан да курыкмый.

Алар монда шундый башбаштаклык тудыра, безне автосөючеләр видеолар белән күмде инде. Камерага, төкереп бирәбез сезгә, безнең ЮХИДИ башлыгы президентның абыйсы дип ачыктан-ачык әйтәләр”, ди Хәйруллин.

ЮХИДИ телефоннарын тиз генә табам димә


Татарстандагы ЮХИДИнең ябык бер дөнья икәнен сәхифәләре раслый. Республиканың хөкүмәт порталындагы башка министрлыкларның, комитетларның һәм ведомстволарның сәхифәләрендә матбугат хезмәтләрендә кем эшләгәне ачык итеп язылган. Фотолары куелган, телефоннары да бар. Сәхифәгә кереп, министрның йә булмаса аның урынбасарының кабул итү бүлмәсендәге телефонны да табарга мөмкин.

ГИБДДның ике сәхифәсендә дә (rpolice.ru, gibdd.tatar.ru) әлеге хезмәт идарәсенең адресы гына язылган.

Федерация үткәргән чаралар да анда катнашучылар да арта

Русия машина йөртүчеләр федерациясенең төбәк җитәкчеләре

1 мартта “Машина йөртүчеләр федерациясе”нең Казан бүлеге оешканга бер ел тулган. Vkontakte.ruда алар үз даирәсен булдырган. Русия күләмендәге чараларны Казанда да оештыралар.

20 мартта бензин бәяләре артуга каршылык белдереп, урам йөреше үткәрделәр. Бу чарага 60лап машина чыкты.

“Федерациянең максаты - юлларда каза булмауга ирешү һәм машинага китә торган чыгымнарны киметү”, ди Хәйруллин.
XS
SM
MD
LG