Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарга нинди мөфти кирәк?


Равил Гайнетдин(с), Тәлгать Таҗетдин һәм Исмәгыйль Бердыев
Равил Гайнетдин(с), Тәлгать Таҗетдин һәм Исмәгыйль Бердыев

Ислам динен сәясәтләштерү тамыр җәя бара. Кайбер белгечләр моны Русиядәге мөфтиләрнең күп булуы белән бәйли.

Хәтта гарәп дөньясын да Русиядәге мөфтиләрнең күплеге гаҗәпләндерә. Коръәнне тәрҗемә иткән Валерия Порохова бөтен гарәп илләрен йөреп чыгуын, әмма анда мөфтиләрнең бармак белән генә санарлык булуын әйтә.

Әлбәттә, Русиядә дә бер караганда төп өч мөфтият кенә бар төсле. Бу Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе Исмәгыйль Бердыевка караганнар. Әмма шул ук вакытта Русия төбәкләренә барып чыккач, андагы мөфтиләрдән башлар әйләнеп китә. Хәтта кайсы Гайнетдинга, кайсы Таҗетдинга, хәзер инде тагын яңа төзелгән Бөтенрусия мөфтияте җитәкчесе Мөхәммәт Рәхимовка караганын да абайлап бетерерлек түгел.

Порохова исә Русиядә 70 мөфти булырга тиеш түгел дип саный.

“Илдә һәрвакыт бер генә мөфти – үз артыннан әйдәүче була”, ди ул.

Шул ук вакытта Порохова Русиядә мөселманнарны үз артыннан ияртерлек җитәкче юклыгын әйтә. Һәм ул моны мөселманнарның теләге булмау белән бәйле булмавын искәртә. Аның фикеренчә, Русиядәге тормыш шартлары мөселманнар арасында лидер булдыруга киртә куя.

Ислам темасы белән кызыксынучы журналист, документалист Айназ Мөхәммәтҗанов моның өчен бәлкем әле вакыт җитмәгәндер дигән фикердә. Ул бу хәлне табигый күренеш буларак бәяли.

“Татарларның дингә кайтуына әле 20 еллап кына вакыт узды, шуңа дини лидерларның җитешүенә вакыт кирәктер. Ләкин яшьләр арасында фикере нык булган, үзләре артыннан ияртерлек муллаларыбыз бар. Бәлкем алар арасыннан килеп чыгар. Без моны барыбыз да бик телибез”, ди ул.

Мөселманнарның күплеге күп мөфтилеккә китерә

Мөхәммәтҗанов башка чит илләрдән аермалы буларак, Русиядә мөфти фәтва бирүче рәвешендә түгеллеген әйтә. Ягъни ул күбрәк дини идарәнең җитәкчесе, административ эшләрне алып баручы буларак кабул ителә.

“Бер төбәктә берничә мөфти булу - ул бүгенге көндә мөселманнарның тотрыксызлык, бердәмсезлек күренеше.

Русиядә башкалардагы кебек мөселманнарда ничә мөфтият булырга тиешлеге турында канун юк. Чөнки бу дини таләп түгел. Күп мөфтилек - ул таркаулыкның нәтиҗәсе. Ягъни мөселманнарның таркаулыгы күп мөфтилеккә китерә. Мөфтиләрнең күп булуыннан мөселманнар таркау дип әйтү дөрес түгел. Без нинди генә мөфти булса да берләшергә әзер”, ди ул.

Әлбәттә, бүген Русия мөселманнары арасында мөфти нинди сыйфатларга ия булырга, нәрсәләр белән шөгыльләнергә, ничәү булырга тиешлеге өлкәсендә бердәм фикер юк. Русиядә бер мөфтият булдыру турында сүзләр чыккач та, һәркем моны үзенчә кабул итте.

Мөхәммәтҗанов, ясалма рәвештә барысын да бер мөфтияткә кертү шулай ук дөрес түгел, дип саный. Аның фикеренчә, моңа мөселманнар үзләре “үсеп җитәргә” тиеш. Ә моның хакимият тарафыннан эшләнүен ул мөселманнарның бер зәгыйфьлек күрсәткече булачагын әйтә.

Хөкүмәтне сүгүне хупламыйбыз

Бүгенге көндә мөселманнарның төрле милләтле һәм мәдәниятле булуын истә тотып, Мөхәммәтҗанов, бәлкем мөфтиятне шуннан чыгып төзергә кирәктер, дип бара.

“Бәлкем киләчәктә татарларның үзләренең аерым бер Диния Нәзарәте булыр. Башка милләт вәкилләренең шулай ук үзләренең бер мөфтияте оешуы ихтимал. Мин моның бернинди начарлыгын күрмим. Чөнки милли мәдәният тә дин белән бергә үсәргә тиеш. Әлбәттә инде, татарларның милли мәдәнияте белән дагыстаннарның милли мәдәнияте үзгә. Шуңа бу дини өлкәдә дә төрлечә чагылыш алырга тиеш”, ди ул.

Мөхәммәтҗанов мөселманнар арасындагы берләшү ниндидер шәхси яки сәяси мәнфәгатьләрдән чыгып хәл ителмәсен иде дигән фикердә. Соңгы вакытта динне төрле сәяси максатларда куллану аеруча да арта башлады. Мөселманнар бүген бердәмлекне тели, әмма шул диннең сәясиләшүе сәбәпле бер фикергә килә алмый. Мисал өчен, әле күптән түгел Русия мөфтиләр шурасы Бөтенрусия мөселман киңәшмәсен уздырды. Ләкин анда кайбер мөфтиләр катнашмады. Шуларның берсе - Бөтенрусия мөфтиятенең идарә җитәкчесе, Пермь крае мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин үзләрен анда чакырмавын әйтте. Әмма чакырсалар, бара идегезме? дигәч җавап мондый булды:

“Анда нинди мәсьәләләр каралачагын киңәшләшергә кирәк иде. Әгәр Коръән Кәримне ачсак, анда җыелуның максатын карарга тиешлеге әйтелә. Элеккечә хөкүмәтне сүгәргә: менә исламофобия оештыра, хөкүмәтне безне, кыса, кыерсыта дип әйтә торган сүзләргә безне дә катнаштыра торган булсалар, без ул фикерне хупламыйбыз, бәлкем анда катнашудан баш тарткан булыр идек”, ди ул.

Хуҗин соңгы вакытта Равил хәзрәт Гайнетдин хөкүмәткә, җитәкчеләргә, түрәләргә каршы килешми торган сүзләр әйтеп, мөселманнарны ямьсез кыяфәттә күрсәтте, дип саный.

“Ул безгә ошап бетми. Чөнки без аны хупламыйбыз”, диде ул.
XS
SM
MD
LG