Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чү! Казан белән Уфага КГБ килә, концерт белән


Дәнис Бәдретдин
Дәнис Бәдретдин

Билгеле фин татары, җырчы, музыкант Дәнис Бәдретдин 7 апрельдә Казанда җанлы концерт куярга җыена. Татарстан башкаласыннан соң ул 2 көн Башкортстанда җырлаячак.


Концертка әзерләнеп йөргән арада “КГБ” төркемен оештыручы Дәнис әфәнде “Азатлык”ның Казан студиясендә кунакта булып китте. Ул үзе генә түгел, ә Денис Вәлиев белән килде. Алар “КГБ” төркеменең Татарстан башкаласындагы концертын бергә оештыралар.

Дәнис Бәдретдин башкаручы буларак 70нче елларда “Башкарма” рок-ансамбленнән танылып китә. 1992 елда “КГБ” исемле шәхси төркемен булдыра. Дәнис әфәнде белдергәнчә, “КГБ”ның тулы әйтелеше “Казан группасы Бәдретдин”. Төркемдә 6 кеше, шуларның 5се Казаннан, ди.

Дәнис Бәдретдин һәм Денис Вәлиев
“КГБ”лар 7 апрельдә “Маяковский. Сары бишмәт” клубында кичке җидедә җанлы татар көйләрен яратучыларны бер урынга җыячак.

Алып баручы, җырчы Дәнис Бәдретдин үзе була. Ул, концертта аерым сөйләп торучы булмаячак, бу заманнан артта калу ди. Автор-башкаручы төркемнең исемен дә кыска итеп төзергә тырышкан, чит илләрдә бу тәҗрибә еш кулланыла икән.

“КГБ” рок-төркеменең концерты турында хәбәр пәрәвез аша тиз тарала. Дәнис Бәдретдин үткәрәчәк чара шәһәрдә туып үскән яшьләрдә аеруча зур кызыксыну уята. Ләкин Казанга караганда Уфада “КГБ”ларны күбрәк халык белә. 9, 10 апрельдә аларның “Нур” театр бинасында чыгышлары көтелә.
XS
SM
MD
LG