Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәйрия акчалары Рәхимовта кала бирә


Мортаза Рәхимов һәм Рөстәм Хәмитов
Мортаза Рәхимов һәм Рөстәм Хәмитов

Башкортстанның элекке һәм бүгенге президентлары арасында хәйрия фонды уңаеннан каршылыклар дәвам итә.

Башкортстанның ягулык тармагын саткан акчалар дүрт хәйрия фондына салынып, соңыннан “Урал” исемле бер фондка тупланган иде. Бу 63 миллиард сум акча республиканың өч банкында саклана.

Фонд белән республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелек итә. Башкортстанның бүгенге президенты Рөстәм Хәмитов әлеге акчаларны республика казнасына күчертүгә ирешә алмагач, хәйрия акчалары белән куллануны тыйган иде. “Ведомости” гәзитенә биргән әңгәмәсендә Рөстәм Хәмитов шулай диде:

“Чит акчаларны саный алмыйм. Ләкин мин казна исәбенә эшләүчеләргә хөкүмәт рөхсәтеннән башка ул хәйрия акчаларын алмаска куштым. Хастаханәләргә дә, мәктәпләргә дә, балалар бакчаларына да. Бу хакта министрларга да, хакимият башлыкларына да әйтелде”.
Хәйрия фондыннан ярдәм банкларга салынган акчаларның проценты, ягъни дивиденд исәбенә күрсәтелә. Фонд соңгы биш елда 10 миллиард сумнан артык ярдәм күрсәткән. Ләкин президент тыйганнан соң ул акчаларны кире фондка кайтару эшләре бара. Соңгы ике айда гына да 180 миллион сум акча кире фондка кайтарылган. Әлеге акчалар белән файдаланучылар арасында 64 балалар йорты, хастаханәләр, мәктәпләр бар.

Бу хәлләрдән соң “Урал” фонды җитәкчелеге республика прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Анда, Русия кануннарына ярашлы, хәйрия фондларына беркемнең дә кысылырга хокуклары булмавы әйтелгән. Әлегә прокуратураның җавабы юк.

Башкортстан президенты сүзчесе Артем Вәлиев Хәмитовның хәйрия фондыннан акча алуны тыюы дөреслеккә туры килмәвен ирештерде. Ягъни, президентның “Ведомости”да көн күргән сүзләрен инкарь итте.
XS
SM
MD
LG