Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядәге татар яшьләре яңа планнар кора


“Иман” яшьләр берлеге
“Иман” яшьләр берлеге

Күптән түгел Удмуртиядәге “Иман” татар яшьләре берлегенең чираттагы корылтае булып узды. Егетләр-кызлар берлекнең ике еллык эшчәнлегенә йомгак ясап, киләчәккә планнар билгеләделәр.

Соңгы ике елда “Иман” татар яшьләре берлеге үзенең эшен активлаштырып җибәрде. Берлекне Ижау шәһәренең техник университеты студенты Гөлназ Нургалиева җитәкли.

Гөлназ Нургалиева
“Беренче елда миңа эшләве бик кыен булды. Мин үземне егет-кызлар белән дус итеп күрергә омтылдым. Алар белән үземне җитәкче итеп куярга кыенсындым. Әмма алга таба әкренләп “дилбегәне” ныклап тартырга туры килде”, диде Гөлназ.

Дөрестән дә, бердәм, һәр эшне бу кирәкле гамәл дип күтәреп алучы төркем җыелды.

“Бу елларда без яшьләрне кызыксындыру нияте белән төрледән-төрле чаралар уздырырга омтылдык. Иң беренче чиратта бәйрәмме ул, башка чарамы, аларны эчтәлекле итеп әзерләргә тырыштык. Мәктәп укучылары өчен кышкы һәм җәйге ял итү көннәре бик уңышлы узды, татар бию һәм җыр ансамбле оештырдык. Татар телен өйрәнү курслары, туган тел белән кызыксындыру максатыннан хәзер яшьләр театры булдырдык. Төрле акцияләрдә катнаштык”, дип сөйләде Гөлназ Нургалиева.

“Иман” берлегенең идарә әгъзалары яшьләргә татар телен өйрәнү һәм ана телендә аралашу юнәлешендә дә төрле алымнар кулланып эш итте. Чәк-чәк бәйрәме, аналары ташлаган балаларга ярдәм итү, өмәләр оештыру – боларда күп яшьләр катнашты.

“Әйе, балалар өчен кышкы смена да, җәйге ял көннәре дә бик оешкан төстә узды. Республиканың татарлар яшәгән төбәкләреннән җыелган малайлар-кызлар өчен туган телендә аралашу, татар халкының тарихына багышланган дискуссияләрдә катнашу, гореф-гадәтләребез белән танышу, аларны бүгенге көнкүрешкә кертү юллары турында фикер алышу мәктәп укучылары өчен бик мөһим булды. Шулай ук ул сменаларда малайлар милли спорт белән шөгыльләнде, кызлар сәнгать өлкәсендә талантларын үстерде”, дип ассызыклап үтте “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы Зөлфия Әхмәтова.

“Иман” берлеге әгъзалары тырышлыгы нәтиҗәсендә “Сәйлән” бию төркеме оештырылды. Кызлар башкаруында биюләр тамашачы күңеленә хуш килде.
“Сәйлән” бию төркеме


“Иман” берлегенә югары уку йортларыннан студентлар тартыла. Рената Муллахмәтова оешмага әле күптән түгел йөри башлаган. Хәзер үзенең танышлары да килер дип ышана.

Зөлфия Әхмәтова сүзләренчә, “Иман” берлеге мәктәп укучыларын үз сафларында тагын да күбрәк күрергә тели.

Хәзер оешма әгъзалары республиканың милләттәшләребез яшәгән барлык төбәкләрендәге татар яшьләрен берләштерү турында уйлана. Әлегә берлекнең филиаллары Можга, Воткинск шәһәрләрендә генә бар, күптән түгел Сарапулда яшьләр берләшкән. Глазов шәһәрендә, Балезино районында да “Иман” берлегенең филиалларын булдырырга ниятләре яшьләрнең.

Әлбәттә, яшьләрнең үзаңын үстерү юнәлешендә төрле форумнар, конференцияләр булып узды. Шулай ук егет-кызларны күңел ачу кичәләренә дә җыялар. Дискотекалар ай саен диярлек оештырыла. Кичәләргә Казаннан танылган башкаручыларны чакырып, республика яшьләрен таныштыралар. Алардан тәҗрибә туплыйлар. Яшьләр тулы канлы тормыш итә дип нәтиҗә ясарга мөмкин.
XS
SM
MD
LG