Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очмаса да, ул – космонавт


Татарның беренче космонавты Марс Рафиков тормыш иптәше Рәйхан белән.1981 ел.(Ш.Мостафин архивыннан)
Татарның беренче космонавты Марс Рафиков тормыш иптәше Рәйхан белән.1981 ел.(Ш.Мостафин архивыннан)

12 апрельдә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә. Моннан нәкъ илле ел элек Юрий Гагарин кешелек дөньясында беренче мәртәбә галәмгә оча. Әмма егерме кешелек Гагарин төркемендә татар кешесе Марс Рафиков булса да, кайбер сәбәпләр аркасында ул җир шарын галәм киңлегеннән күрү бәхетенә ирешә алмый.


Моннан ярты гасыр элек беренче космонавтлар төркемендә татар кешесе – Марс Рафиковның да булуын тарихи чыганаклар дәлилләп торса да, күп кеше аның турында белеп бетерми.

Кем ул Марс Рафиков?

Марс Рафиков тумышы белән Кыргызстаннан булса да, аның нәсел җепләре Татарстан һәм Башкортстанга барып тоташа. Әнисе Мәрзия Галәветдин кызы Буа районы Исәк авылында туып үсә. Әтисе исә Башкортстанның Миякә районы Баязит авылыннан була. Марс Рафиковның әти-әнисе бер-берсен Кыргызстанга эшкә җибәрелгән вакытта табып ала һәм гаилә корып, шул республикада яшәп кала.

Марс Рафиков 1933 елның 29 сентябрендә дөньяга килә. Әтисен II дөнья сугышында югалткач, очучы булып, аның каберенә барасы килү теләге аны Советлар Берлеге хәрби һава көчләренең Ленинабад шәһәрендәге махсус уку йортына алып китә. Аннан соң Рафиков Сызрань шәһәрендәге хәрби авиация училищесында укый башлый.
Кечкенә Марс. (Фото Ш.Мостафин архивыннан)

Язучы. Эзтабарларның “Хәтер Яктысы” берләшмәсе рәисе Шаһинур Мостафин, Рафиковның космонавт булып китүе 1959 елдан башлана, ди.

Шул елның көзендә ул хезмәт итә торган хәрби үзәккә табиплар килеп төшә. Һәм алар галәмгә очу өчен таза-сау егетләрне сайлап ала. Марс Рафиков шулай итеп Мәскәүгә чакырыла. Һәм 1960 елның мартыннан башлап, Гагарин төркемендә күнегүләр үтә башлый. Шул ук елның декабрендә аңа космонавтлыкка тулы хәзерлек үткән дигән документ тапшырыла, ди Мостафин.

Хатыныннан аерылуы галәмгә очудан да аера

Космонавтлар төркемендә аны барысы да бик ярата. Аны хәтта отрядның “мәдәният министры” дип тә атап йөртәләр. Сергей Королев та аны бик ярата, хөрмәт итә, ди Шаһинур Мостафин.

Гагарин галәмгә очып кайтканнан соң Рафиковка өченче булып син очарсың инде дип тә әйткән була. Чөнки икенче булып Титов очарга тиеш була. Ләкин өченче булып бүтән кеше оча. 1962 елның 29 мартында ул космонавтлар отрядыннан китәргә мәҗбүр була. Моның сәбәбе тормыш иптәше белән килеп чыккан низаг мәсьәләсе була.

Аның беренче хатыны Люда исемле була. Ә икенчесен ул күп еллар үткәч кенә таба. Ул бер мәктәптә укыган, бер партада утырган Рәйхан Кадыйр кызы була.

Рафиков космонавтлыктан киткәч, төрле хәрби бүлекләрдә хезмәт итә. Очуын ташламый.

Марс Рафиков кебек татарлар утызлап булыр

Үз истәлекләрендә дә язуына караганда, космонавтлардан галәмгә очкан вакытта гаилә хәле яхшы булуы таләп ителә. Чөнки рәсемнәрдә хатыны кем, балалары кем, барысы да күрсәтелә торган булган. Аңа хәтта Королев та, отряд җитәкчесе Карпов та гаиләсендә тәртип урнашкан очракта галәмгә очачагы турында белдерә. Әмма Марс агай үҗәтрәк, үссүзле татар егете була. Үз фикереннән кире кайтмый, ди язучы.

"Без Марс Рафиковны беренче татар космонавты дип горурланып әйтә алабыз. Аннан соң да космонавтикада татар кешеләре була. Әйтик, “Буран” галәм корабының төп космонавты да татар егете була. Аларның исемнәрен санап бетереп булмый. Саный башласаң, барысы бергә утызлап татар егете җыела. Әйтик, әле Гагарин турында һәрвакыт аның янында булган, аны бар җирдә кинога төшереп баручы да татар кешесе була бит", ди Шаһинур Мостафин.

Беренче галәм корабы Зәйгә төшә

"Марс Рафиков 1987нең ноябрендә Татарстанга килгән иде. Ул хәзерге Идел-Пресс бинасында журналистлар белән очрашу уздырды. Гаҗәеп тыйнак кеше. Искиткеч дәрәҗәдә татарча, русча, кыргызча, казакъча белә.
Ю.Гагаринның М.Рафиковка бүләк иткән автографлы сурәте (Ш.Мостафин архивыннан)

Ул бу очрашуда әле без белмәгән бер кызыклы вакыйга турында сөйләгән иде. Беренче космик кораб Татарстанның Зәй районы Иске Такмак дигән авылга төшеп утырган була. Бу турыда халыкка берни әйтелми. Аның исеме “Восток-0” була. Эчендә Гагарин зурлыгындагы муляж урнаштырылган була. Бу сынау өчен галәмгә җибәрелгән кораб була. Ул башта Сарытауга төшәргә тиеш була, ләкин адашып Татарстан җиренә килеп төшә.

Менә мин үзем шулай уйлап куям кайчак: бу кораб галәмгә татар кешесе очмаганга күрә безнең җиргә килеп төшкәндер, мөгаен", ди Мостафин.

Гагарин төркемендәге 20 космонавтның бары тик 12сенә генә галәм киңлекләрен буйларга туры килә. Калганнарының язмышлары гыйбрәтле тәмамланса да, Марс Рафиков барган юлыннан тайпылмый, ди Шаһинур Мостафин.

Берәүләр эчүчелеккә бирелә, берәүләр поезд астына ташлана. Ләкин Рафиков югалып калмый. Хәрби очучы буларак хезмәтен дәвам иттерә. Әгәр дә ул галәмгә очкан булса, дүрт дәүләтнең – Татарстан, Башкортстан, Кыргызстан һәм Казакъстанның уртак каһарманы булыр иде. Әмма ул барыбер безнең байрагыбыз кебек.

"Ул әле дә 88 км биеклектән йолдыз булып нур сибә. Гагарин җирдән 88 км биеклектән оча. Ә менә радистлар телендә 88 сүзе мин сине яратам дигән мәгънәгә туры килә икән. Без дә бу яратуга ярату белән җавап бирәбез. Рафиков да 88 км биеклектән безгә нур сибеп тора сыман. Ул бит – Марс. Ул бит – йолдыз", ди күренекле эзтабар һәм язучы Шаһинур Мостафин.

Татарның беренче космонавты Марс Рафиков 2000 елның 23 июлендә вафат була. Ул бу дөньяда бары тик 66 ел гына яшәп кала. Космонавт булса да, галәмгә очырылмаган Рафиков Алматы шәһәре янәшәсендәге Бурундай бистәсе зиратына җирләнә.
XS
SM
MD
LG