Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Рәшит Ваһапов фестивале башланды


Рифат Фәттахов
Рифат Фәттахов

Казанда Рәшит Ваһапов исемендәге VII халыкара татар җыры фестивале башланды. Аны ачу тантанасы Казанның филармония залында үтте.


Рәшит Ваһапов фестивале бу елны 7нче тапкыр уздырыла. Беренчесе исә 2004 елның 21 апрелендә үткән иде. Шул елдан бирле фестивальнең җыр дулкыны Мәскәү, Уфа, Ижау, Чабаксар, Йошкар-Ола, Самар, Сембер, Пермь, Финляндия, Швеция, Германия, Польша, Литва, Эстония, Украина, Казакъстан, Кытайга кадәр барып ирешә.

Бу елгы Рәшит Ваһапов фестивале Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышлана. Аны ачу тантанасы филармония залында, фестиваль кысаларында үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүчеләр катнашында узды.

Фестиваль проектының авторы һәм җитәкчесе, Татарстан һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Идел” журналының баш мөхәррире Рифат Фәттахов әйтүенчә, фестивальнең төп максаты – югары, профессиональ сәнгать пропагандалау:

“Соңгы вакытта миңа бик еш чит илләрдән, чит төбәкләрдән шалтыраталар да: “Без көн-төн телевидение карыйбыз һәм бездә сорау туа: татарда җырчылар юкмы икән? Татарда тавышлар бөтенләй юк микән, диләр”. Менә шушы концертны тырышып оештыруның бер максаты да – юк, татарда тавышлар бар дип әйтү.

Ә инде фестивальнең иң зур максаты – югары, профессиональ сәнгатьне пропагандалау. Әлбәттә, безнең бәйгедә җиңгән яшь җырчылар инде, Аллага шөкер, республиканың төп башкаручылары булып бара”.
Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесе хәзер 3 елга бер генә үткәреләчәк, ди Рифат Фәттахов:

“Чөнки җырчы-вокалчыларны ел саен табып булмый, бәлки безгә юкны эзләп йөргәнче, вакыт сарыф иткәнче, булган талантларны күрергә, булганнарының кадерен белергә, аларны үстерергә вакыттыр”.
Чарада исә фестиваль лауреатлары Айгөл Сагынбаева, Рөстәм Асаев , Айгөл Хәйри, Артур Исламов, Сиринә Зәйнетдинова, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, әрмән егете Аршак Алтунян, виртуоз аккордеончы Алмаз Әхмәтҗанов, Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” ансамбле, Казан хореография училищесе биюче кызлары, Башкортстаннан җырчылар Ришат Төхфәтуллин, Венера Юлгилдина, Руслан Сәйфетдинов һәм фестивальнең гран-при иясе, Муса Җәлил исемендәге республика премия бүләге иясе Филүс Каһиров катнашты.

Кичәдә Чайковский исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова да чыгыш ясады. Ул Филүс Каһиров белән бергәләп, Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә, Рөстәм Яхин музыкасына язылган “Сандугач” җырын башкарды.

Бу елны фестиваль концертларын барлыгы 30 төбәктә үткәрү планлаштырыла. Шул исәптән, Финляндия, Казакъстан, Украина һәм Америка Кушма Штатларына бару ниятләнә.

Концерт катнашучыларның залдагы халык белән бергәләп “И, туган тел”не башкаруы белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG