Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гагаринның тормышы Оренбур белән дә бәйле


Беренче космонавт Юрий гагарин
Беренче космонавт Юрий гагарин

Галәм киңлегенә юл салган беренче кеше, җирнең беренче космонавты Юрий Гагаринның кыска гына тормыш юлы Оренбур белән тыгыз бәйле. Училищеда бергә укыган курсташы Госман хәзрәт Шәрипов Гагарин турында истәлекләр язып калдырган.

Юрий Гагарин Оренбурда Чкалов исемендәге хәрби авиация училищесында укып, очу осталыкларын үзләштерә. (Гагаринга бу осталыкны үзләштерүдә ярдәм иткән Я. Янбулатов – татар кешесе була. Бу турыда өлкә архивы кәгазьләре сөйли).

Гагарин укыган Чкалов исемендәге авиация училищесы
Булачак космонавт Оренбур җирендә үзенең гаилә бәхетен дә таба. Юра белән танышканда Валя Горячева Оренбур телеграфында эшләгән була, соңрак ул Оренбур медицина училищесын тәмамлый. Юрий Гагаринның авиация училищесын тәмамлауга ике ел дигәндә, яшьләр Оренбурда өйләнешәләр.

Галәмгә юл салганнан соң, Гагаринның Оренбурга килүе 1961 елның июненә туры килә. Яңадан Оренбурда ул хатыны һәм ике кызы белән 1961-1967 еллар арасында берничә тапкыр була.

Оренбурда беренче космонавт турындагы хәтирәләрне мәңгеләштерү максатында Русиядә беренче яшь космонавтлар мәктәбен оештыралар, аның исеме белән шәһәр проспекты атала, шунда ук һәйкәл куела, уку барышында (1955-1957 еллар) очу авиатехника осталыкларын үзләштергән МиГ-15 очкычы мәңгелеккә катып калган. Шәһәрнең Чичерин урамындагы 35нче йортта Гагаринның музей-йорты эшли (Гагариннар Валяның әти-әнисе йортында яшәгән).

Госман Шәрипов
1955 елда югары хәрби авиация училищесына Шәрипов Госман Шәһимөхәммәт улы да алына. Берничә ел элек кенә арабыздан киткән милләттәшебез гомеренең соңгы елларын Оренбурның Кушкүл бистәсе мәчете имам-хатыйбы вазифасын башкара.

Госман хәзрәт 2004 елда "Яңа вакыт” гәҗите битләрендә Гагарин турында хәтирәләрен бастырган иде. Бу гәҗит битләрендә Никольское юлында машинада Гагарин һәм курсташлары белән бергә төшкән истәлекле фоторәсем дә урын алган иде. Госман хәзрәт Шәрипов ул чакта шуларны сөйләгән иде:

«Без Юрий Гагарин белән бер курста укыдык, хәтта бер казармада яшәдек, ятакларыбыз да янәшә иде. Билгеле инде, күп вакытлар бергә серләшеп, күк белән хыялланып яшәдек. Юра бездә взвод командиры ярдәмчесе иде. Әлбәттә, аңа ышаныч күбрәк, чөнки ул бездән дүрт яшькә олырак, техникум да тәмамлаган. Ул бик таләпчән, шул ук вакытта гади һәм гадел дә булды, мин командир дип масаеп йөрмәде.
Гагаринның сул ягында Госман Шәрипов
Шулай бер елны Шарлык районына бәрәңге алырга барган идек. Юра мине шеф-пешекче итеп билгеләмәкче. Ә минем бер дә пешекче буласым килми, каршы киләм. Ул майорга хәтле барып җиткән, тәки үзенекен итте. Нигә мине, дим, монда бит башкалар да күп, бәлки берәрсе пешекче булырга да телидер. ”Юк,фәкать син, чөнки син иң намуслы, ә анда азык-төлек”, ди бу.

Ул яхшы укыды, тавышы да әйбәт куелган иде. Спорт ярышларында да, күнегү вакытларында да бергә булдык. Юра бик яхшы баскетболчы иде, ә мин гимнастика белән шөгыльләндем. Ярышларда шәһәр, өлкә, хәрби бүлгесе өчен чыгышлар ясадым, спорт мастеры дәрәҗәсен алдым.
Гагарин очарга өйрәнгән очкыч
Без Юрий Гагарин белән ел ярым бергә хезмәт иттек. ЯК-18, аннары реактив МИГ истребительләрен үзләштердек. Ул училищены 1957 елда, бездән ике ел алдарак тәмамлады. Ул вакытта курсантларның 100% өлгерешен таләп итә иделәр, ләкин барысы да финишка барып җитә алмый бит. Менә шул төшеп калган берничә кеше урынына кечерәк курслардан ала иделәр. Аннары ул өлкәнрәк тә, безгә караганда тормышны да күбрәк күргән.
Бездә югары хәрби белем алганнан соң, аны Ленинград округына күчерделәр. Шунда ул космонавтлар сафына да эләкте. Ә мин училищены 1959 елда тәмамлап, 25 ел хәрби очучы-истребитель булып хезмәт иттем. МИГ-15, МИГ-17, МИГ-19 истребительләрендә, зур МИ-8 вертолетында очтым. Майор дәрәҗәсендә хезмәтне тәмамладым, хәзер менә мулла булып хезмәт итәм.

1961 елның 12 апрелендә Гагарин космоска очканда мин Венгриядә хезмәт итә идем. Гәҗитләрдә рәсемен күреп: "Бәй, бу бит безнең Юра Гагарин!" дип бик шатландык.
Гагариннарның музей-йорты
Шулай бер елны, Мәскәүгә зур МИ-8 вертолетын ремонтка алып килдек. Ул вакытында әзер булмады, икенче көнне килегез, диделәр. Тулы бер көн буш вакыт, нишләргә? Ничектер Гагарин турында сүз чыкты. Хезмәттәшем әйтә, син бит аның белән бергә укыгансың, әйдә эзләп табабыз, бәлки космонавтлыкка алыр, ди.

Ничек табарга дип уйлый торгач, таксига күз төште. Таксист төшеп калганнардан түгел:"Гагарин? Утырыгыз, хәзер илтеп ташлыйм!" ди. Таксига акча юк дигәч, "Чкаловский" һава аланына барырга кушты. Шул тирәдә яшәүче малай-шалай шундук фатирын да күрсәтте. Әнисе генә өйдә булып чыкты. ”Юра дома?" дип сорыйбыз. "Нет, он в командировке", диде. Бу Гагаринның җир шары буйлап төрле илләрдә йөргән чагы булган икән”.

Космосны буйсындыручылар арасында оренбурлар да бар: әтиле-уллы Роман белән Юрий Романенколар, Геннадий Манаков, Оренбур «лётка»сында тәрбияләнгән очучы-космонавтлар Юрий Лончаков һәм Валентин Лебедев.
XS
SM
MD
LG