Мәгълүматларга караганда 25 миллион сумга төшкән ярыш, Русиядә соңгы тапкыр 1983 елда үткәрелгән булган. Татарстанга Европа күләмендәге ярыш оештыру файдалымы?
Татарстан башкаласында дөнья һәм Европа күләмендәге башка спорт төрләреннән ярышлар еш оештырылса да, Казан тамашачысы Европаның танылган штанга күтәрүчеләрен әле беренче күрә. Ләкин шундый зур күләмле ярышны карау бушлай булса да, тамашачының кызыксынуын зур дип әйтеп булмый.
Залга килүчеләрнең фикерләренә караганда, штанга күтәрүчеләрне карарга күбрәк үзләре спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр килә.
Ярышны оештырырга дистә миллион сумнар сарыф ителә, әмма халыкны бу ярышны карарга ничек итеп җәлеп итү ягын уйламыйлар, ди алар. Ә кайбер тамашачылар исә, мондый чемпионатларны уздыру Татарстан бюджетына чыгымнан тыш берәр файда алып киләме икән соң, дигән сорау куя.
Ярышны карарга килгән сирәк тамашачылар арасыннан полиция майоры Салават Сәгыйтов Татарстан өчен мондый зур күләмле спорт чаралары уздыру файдалы, дип белдерә.
"Төрекләрдә ватанпәрвәрлек көчлерәк"
Салават Сәгыйтов сүзләренчә, мондый ярышлар республиканың дәрәҗәсен күтәрә һәм яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе дә тәрбияли, ләкин шулай да яшьләр белән элеккедән булганы кебек якыннан шөгыльләнү барыбер җитеп бетми, ди ул.
"Чемпионатның беренче көнендә төрек тамашачылары белән янәшә утырдым. Шуны әйтәсем килә: төрек халкы үз халкының, үз иленең патриоты. Моны нәрсәдән чыгып әйтәм – төрек спортчысы чемпион калгач аларның гимны яңгыраганда залдагы төрек тамашачысы да аягүрә басып, барысы да үз гимннарын җырлады.
Безнең берәр спортчы алтын медаль алса, безнең халык алай җырлый алмас иде дип уйлыйм. Чөнки бездәге гаиләләрдә андый тәрбия юк. Аннан соң безнең илдә, республикабызда да андый ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирелми", ди Салават Сәгыйтов.
Оештыручылар сүзләренә караганда, бу турнир, 2013нче елда булачак Универсиада уеннары алдыннан, хезмәткәрләр һәм спорт җиһазларын сынап карау ягыннан бер имтихан булып тора икән. Чөнки бу ярышка 32 илдән 200дән артык спортчы катнаша. Алар үзара 45 комплект медаль өчен көрәш алып бара. Русия җыелма такымында Татарстанны Андрей Деманов вәкиллек итә.
Әлеге чара берүк вакытта октябрьдә Франциядә узачак дөнья чемпионатына сайлап алу максатын да йөртә.
17 апрельгә кадәр дәвам итәчәк авыр атлетикадан Европа чемпионатын “Евроспорт” һәм башка каналлар аша туры эфирда да карарга була.