Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур сәхнәсендә премьера


“Аферист”та уйнаучылар
“Аферист”та уйнаучылар

8 апрельдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры тамашачыларга драматург Рәфис Корбанның әсәре буенча куелган “Аферист” спектаклен тәкъдим итте. Сатирик комедияне Татарстаннан килгән иҗат төркеме сәхнәләштерде: куючы режиссёр – Гафур Каюмов, рәссам – Булат Нәсихов һәм композитор – Вәсим Әхмәтшин.


Вакыйга 1998 елда башланган инфляция чорында бара. Пьесаның төп герое төрмәдә утырып иреккә чыккан Айдар авылга килеп “үз эшен” башлап җибәрергә уйлый.

Кәримулла - Рафаэль Яросланов
Күптән түгел булган премьерада “Зрә дә гашыйк таксист” спектаклендә таксистны уйнаучы, бу юлы “Аферист” та аферист Айдар ролен башкаручы Марсель Рәхмәтуллинның тормышын да күңелсез дип әйтеп булмый. Ул армия сафларындагы хезмәттән кайтып та өлгермәде, шунда ук аны хезмәткә сәхнә яңадан чакырды. Марсель Рәхмәтуллин яңа спектакль хакында болай диде:

“Гафур Каюмов белән беренче тапкыр эшләдем, бер-беребезне аңлап эшләдек. Бу роль бик кызыклы, үзенә күрә бер тәме бар. Тырышабыз инде, безнең төркем яхшы бит”.

Режиссёр Гафур Каюмов белән рәссам Булат Нәсиховның Оренбур татар театры сәхнәсендә оренбурлар белән бергә иҗат иткән уңышлы тәҗрибәләре бар. Оренбур татар дәүләт драма театры мөдире урынбасары Флүрә Әлимгулова яңа спектакль куючы режиссёр турында түбәндәгеләрне сөйләде:

Рафаэль Яросланов һәм Маргарита Сәгыйтова
“Режиссёр Гафур Каюмов белән без беренче генә эшләмибез. Моңа кадәр ул “Әрнү” спектаклен куйган иде. Шулай ук, ул безгә драматург буларак та таныш. Театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев драматург Гафур Каюмовның “Һинд кызы” спектаклен сәхнәләштерде”.

Тамашачылар арасында Самара шәһәреннән килгән кунак та бар иде. Самара кунагы өчен Оренбур шәһәре – хәрби хезмәт, ә театр артистлары - үз шәһәрләрендә үткән гастрольләр буенча яхшы таныш икән. Спектакль җыр-биюләр белән үрелеп бара. Идеал Галәутдинов моңа да игътибар иткән:

“Артистлар оста, эчтәлеген тамашачыларга җиткерерлек итеп уйныйлар.Хәзерге заман тормышын чагылдыралар, чөнки бүгенге көндә аферистлар аз түгел.Әле рус журналистлары белән сөйләшеп утырдык, алар да зур бәя бирәләр. Спектакль җыр-бию белән үрелеп бара, чөнки татар театрында моң-җыр ишетелмәсә, без үзебезне кимсеткән кебек тоябыз”.
Режиссёр Гафур Каюмовның Оренбур театры сәхнәсендә, алдагы елларда куелган спектакльләре театр репертуарыннан төшеп калмаган кебек, “Аферист” спектакленең дә гомере озын булырга охшый.
Айдар ролендә - Марсель Рәхмәтуллин, Шәйхия - Русиянең атказанган артисткасы Люция Абдуллаева
XS
SM
MD
LG