Accessibility links

Кайнар хәбәр

Urazova.ru – Гүзәлнең туган көн бүләге


Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов

Urazova.ru сайтына керүчеләр саны көненә 450-500, ә ачып караулар саны 2500-3000 кешене тәшкил итә. Татар җырчылары сайтлары арасында бу – абсолют рекорд. Гүзәл Уразова һәм аның ире Илдар Хәкимов студиябездә кунак булып китте.


Татар эстрадасының мәгълүм җырчысы Гүзәл Уразованың интернет-сәхифәсенә өч ел. Аны ире Илдар Хәкимов бүләк иткән.

Данил Сәфәров. Алка, тун машина бүләк иткәнне күргән бар. Бүгенге заманда сайт та бүләк була ала икән. Гүзәл, Илдар, ни өчен сайтыгызга Urazova.ru дигән домен сайладыгыз? Ни өчен “Гүзәл-Илдар.ру” түгел?

Илдар Хәкимов. Сайт булдыру – минем идея. Аны сатып алып, барлык эшләрен үзем башкарып, Гүзәлгә туган көненә бүләк иттем. Бүләккә үз исемемне дә кыстыру матур күренеш булмас дип, бары тик Гүзәлнең үзенә, Urazova.ru исемле итеп эшләдек.

Данил Сәфәров. Шактый оригиналь бүләк. Башлап җибәргәндә, сайтка өметләрегез ниндирәк иде? Хыяллар чынга аштымы?

Гүзәл Уразова.
Сайт өметләрне аклады. Тамашачыларыбыз – барлык Җир шарына сибелеп яшәүче милләттәшләребез. Яннарына барып җитә алмасак та, интернетта алар тормышыбыз, иҗатыбыз, җырларыбыз белән танышып торалар. Сайтта мәгълүмат күп: афишаларыбыз, гастрольләр графигы бар. Ул тулысынча үз вазифаларын башкара дип әйтә алам.

Данил Сәфәров. Күзәтүләр шуны күрсәтә: сайтка керүчеләр һәм сезгә сорау бирүчеләр саны да бик күп. Аларның күбесе Башкортстан якларыннан килә. Моның сәбәбе нидә?

Илдар Хәкимов. Язмыш бүләгедер инде, Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез безне бик җылы кабул итте. Башкортстанның күп төбәкләрендә елына 1-2 тапкыр булырга туры килә.

Данил Сәфәров. Барлык сорауларга да җавап биреп өлгерәсезме?

Гүзәл Уразова. Җавапларны мин үзем бирәм. Вакыт җитеп бетмәү сәбәпле, озаккарак сузганга да мин үзем генә гаепле. Гастрольләр вакытында көн дә бу эш белән шөгыльләнеп булмый.

Администраторыбыз берьюлы язып биргән 30-40лап сорауның барысына да үзем җавап бирәм. Тамашачылар күлмәкләрем, тормышыбыз белән кызыксына. Шуңа күрә җавап бирү үземә дә кызыклы.

Данил Сәфәров. Сайтыгыз медиа-ресурсларга бик бай. Анда видео, аудиофайллар бар. Барысын да интернетка чыгарып салу дисклар сатылуга, концертларга йөрүгә зыян китермиме? Җырчыларның күбесе “файлларны интернетка урнаштырсаң, дискларны сатып алмаячаклар” дип уйлый бит.

Илдар Хәкимов. Без концерт программаларыбызны сайтка кыскартылган формада, превью рәвешендә куябыз. Тамашачы 10 минутка якын вакыт эчендә 3 сәгатьлек концертка кыскача күзәтү ясый. Әлеге демо-вариантта тулы программаны карап булмый. Ул танышу өчен хезмәт итә: концерт ничек төзелгән, нинди җырлар бар.

Клипларны исә тулысынча карап була. Альбомнарда җырларыбызның барысы да бар. Баштарак аларны күчереп алып булмый иде.

Тамашачыларыбызның сораулары белән мондый мөмкинлекне дә булдырдык. Яңа җырларның тулы версияләрен куймыйбыз, әлбәттә. Тамашачыны алдамас өчен, без яңа җырларны тыңлап карарга мөмкинлек бирәбез. Җыр ошаса, альбомны сатып алалар.

Гүзәл Уразова. Бүгенге көндә сайттан җырларыбызны тулысынча күчереп алырга мөмкинлек бирмәсәк тә, моның белән шөгыльләнүче башка кешеләр җитәрлек. Хәзерге вакытта бу – бөтенләй контрольдән чыккан хәл. Монда безгә дәүләтнең ярдәме кирәк.

Мәсьәләгә җитдирәк якын килгәндә, авторлык югалуы аермачык. Безнең җырларны чит кешеләрнең унышар тапкыр сатуы дөрес хәл түгел. Ләкин мин берни дә эшли алмыйм.

Интернет дигән челтәрнең артыннан куып булмый, алдыннан да барып булмый. Ничек бар шулай эшлибез инде. Безнең дисклар бераздан, биш елданмы, ун елданмы ул, сатылмый башлаячак – мин моның белән килешәм.

Данил Сәфәров. Социаль челтәрләргә күчик. Vkontakte.ru сайтында унбишләп Гүзәл Уразова килеп чыкты. Шуның кайсысы син?

Гүзәл Уразова. Мин әлеге хәлнең ничек килеп чыкканын үзем дә белмәдем. Бу сорауны бөтен ил буенча бирәләр. Мин аларга “Ялган Гүзәлләр күп, аларга алданмасагыз иде” дип әйтәсем килә. Социаль челтәрләрдә утырырга вакытым юк.

Данил Сәфәров. Президент Медведевның вакыты бар, ә синең юк имеш...

Гүзәл Уразова. Мин моны кирәк дип тапмыйм. Үземнем сайтым бар, тамашачыларым белән шунда аралашам.

Илдар Хәкимов. Президентка килгән хатларны йөзләгән кеше фильтрлый. Аңа исә игътибарга лаек, актуаль дип табылган сораулар гына барып җитә. Безгә бер үк сорауны 10-15 тапкыр язалар, аларның эчтәлеге бөтенләй юк дисәң дә була. Шуңа күрә, үпкәләштән түгел, әлегәчә эшләп килгән схемабыз бик яхшы дип саныйм.

Данил Сәфәров. Үзегез беләсездерме-юктырмы, vkontakte.ru, odnoklassniki.ru сайтларында фанатларыгызның төркемнәре оешкан. Берсендә – 5000гә якын кеше, икенчесендә 6000гә җитеп килә. Сез аларга да җавап бирәсезме?

Илдар Хәкимов. Мин кесә телефонымнан теләсә кайсы вакытта әлеге сайтларга керә алам. Бу кешеләр безнең тормышыбыз, иҗатыбыз өчен җан атып яши, читтән күзәтеп тора. Киемнәребезгә, гәүдә тотышыбызга, җырларыбызга кагылган темаларга аралашалар.

Гүзәл Уразова. Urazova.ru сайтыбыз әлеге очракта да үзен аклый. Тамашачыларыбыз vkontakte.ru, odnoklassniki.ru сайтларына мәгълүматны шуннан алып куя. Бөтен фотолар, видеолар urazova.ru сайтыннан.

Данил Сәфәров. Татар җырчылары арасында үзенә күрә бер ярыш бара. Барыгыз да тамашачы өчен эшлисез, ләкин үзара тарткалашу һәм көндәшлек дигән нәрсә дә күзәтелә. Кемнең концерты яхшырак? Кем ничә альбом чыгарган? Кемнең клибы уңышлы? Бүген сайт та шул ярышның бер элементы булып торамы?

Илдар Хәкимов. Әйе, безнең бөтен тормышыбыз ярыштан тора бит. Кайсы өлкәне карасаң, барысында да конкуренция. Кем яхшырак? Кем уздыра? Ярыш – тормышыбызның атрибуты, ансыз яшәп булмый.

Сайтлар арасында яхшылары, кереп мәгълүмат алып, хозурланып чыга торганнары бармак белән санарлык кына, исемнәрен әйтәсем килми. Ә күбесеннән күңел төшә, апатия туа, аларга бик керергә тырышмыйбыз да. Счетчикларына карасаң, анда көненә 3-7 кеше кергән булыр.

Данил Сәфәров. Сайт җырчылар өчен акча эшләү коралы түгел. Ул – бер яктан, электрон визит карточкасы, икенче яктан, тамашачы белән аралашу чарасы. Сезнеңчә, сайты булмаган татар җырчысы күпне югалтамы бүген?

Илдар Хәкимов. Сайтыбызга инде 3 ел булды. Шушы вакыт эчендә ул тиешле дәрәҗәгә күтәрелде. Без туктап калырга җыенмыйбыз, әле тагын да яхшырту өстендә эшләячәкбез.

Виртуаль пәрдә аша аралашу тамашачыларыбыз белән безне тагын да якынайта, берләштерә. Бүгенге көнгә кадәр сайтлары булмаган җырчылар, әлбәттә, күпне югалта. Без үз вакытында эшләдек, хәзер җайлап үстерәбез: бала туды, ул үсәр, Алла боерса.

Гүзәл Уразова. Минемчә, киләчәктә тамашачыга кирәкле һәр җырчының үз сайты булачак. Безне үрнәк итеп тә, сайтлары булган башка җырчыларны күреп тә, үзенекен булдыручы җырчыларның саны арта бара. Әмма эшне тиешле дәрәҗәгә җиткереп эшләмәү – җырчылар өчен югалту, дип исәплим.

Сайтның администраторы, аның эшләүчесе, язучысы булырга тиеш. Акча кертми торып, аны тиешле дәрәҗәгә күтәреп булмый.

Данил Сәфәров. Спортчылар әйткәнчә, беренчелекне яулау кыен түгел, аны саклап тору шактый катлаулы. Сезнең сайт керүчеләр саны нисбәтеннән беренче. Сезгә шушы беренчелекне саклап калырга телим.
XS
SM
MD
LG