Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда өметсез чирле балаларга һоспис төзелә


Русия хөкүмәте авыр хәлдәге балаларга, үлемгә дучарларның соңгы көннәрен җиңеләйтүгә акча таба алмый.


Русиядә үлемгә дучар балаларның төгәл санын беркем дә әйтеп бирә алмас. Алар арта бара. Төрле радиостанцияләр, телевидениеләр теге, йә бу балаларга ашыгыч рәвештә акча кирәк дигән игъланнарны даими биреп тора. Гадәттә бу белдерүләр “ашыгырга кирәк, сәламәтләндерү өчен санаулы көннәр генә кала” дип тәмамлана.

SOS өндәүләре еш ишетелә

Бер мисал: Татарстандагы лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм иткән хәйрия вакыфы (ул Анжела Вавилова исемен йөртә) сәхифәсенә кереп карау да җитә. Анда Леня Кузнецов, Максим Долонин, Бикмөхәммәтов һәм тагын өч балага ашыгыч рәвештә SOS сүзләре белән ярдәм кирәк дип язылган.

Аларга сөяк җелеген күчереп салу өчен кыйммәтле операция ясау зарур. Әлеге операция Европада 15 мең евро торса, Петербурда ике тапкыр кыйммәтрәк. Һәр ел саен Казанның 1нче санлы балалар хастаханәсенә республикадан лейкемия белән авырган 50ләп баланы китерәләр.

Күп очракта чир көчәйгән һәм инде баланы савыктыру вакыты узып киткән була. Әти-әнисе өчен дә, якыннары өчен дә, баланың үзе өчен дә иң авыр вакытлар җитә.

Үлемгә дучар балаларның авырлыкларын бергәләшеп күтәрергә Казанда балалар һосписы ачарга җыеналар.

Хәйрия концертлары була

Һоспис булдыру эшенә татар эстрадасы артистлары да кушыла. 30 апрельдә һоспис бинасын төзекләндерү өчен “Пирамида” күңел ачу үзәгендә беренче хәйрия концерты узачак.

Анда Резедә Шәрәфиева, Дилә Нигъмәтуллина, Айгөл Бариева, Асаф Вәлиев, “Зө-Ләй-Лә” төркеме һәм башка җырчылар катнашыр дип көтелә. Һоспис өчен мондый хәйрия концертлары Татарстанда башка урыннарда да булачак. Йомгаклау концертын сентябрь аена планлаштыралар.

Дилә Нигъмәтуллина әлеге хәйрия чарасында катнашырга бик теләп риза булганлыгын әйтә. Аны Русиядәге инвалид балалар өчен бернинди дә кулайлыклар булмау бик борчый.

“Андый балаларга, бигрәк тә инвалидларга булышырга теләк бик зур. Киләчәктә үземнең дә хәйрия белән шөгыльләнәсем килә. Кечкенә генә өлеш кертә алсам да, бик шат булыр идем. Мондый эшләргә хәленнән килгән һәркем булышырга тиештер дип уйлыйм мин.

Тагын шунысын да әйтәсе килә, Русиядә инвалидларга игътибар бик аз. Арбада йөрү өчен юллар, баскычларда менү өчен махсус урыннар булмау бик зур проблем булып тора. Моны бер елда гына хәл итеп булмаячак. Бик күп еллар кирәк әле”, ди Нигъмәтуллина.

“Яктылык утравы”на 300 миллион сум кирәк


Инде табиблар да ярдәм итә алмаган, үлемгә дучар балаларның соңгы көннәрен җиңеләйтү өчен ачылачак һоспис “яктылык утравы” булачак. Һоспис ачуны күтәреп чыккан Владимир Вавилов әнә нәкъ шулай дип әйтте. Соңгы көннәрендә ниндидер өмет чаткылары уяту өчен төзеләчәк бу бина.

Владимир Вавилов кызы Анжела исеме белән аталган хәйрия вакыфының җитәкчесе. Анжела биш яшьлек вакытта лейкемиядән үлеп китә. Шуннан соң әтисе авыр хәлдәге балаларга ярдәм итү вакыфы оештырырга карар кыла.

2011 елның 25 мартында Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы белән вакыф арасында хезмәттәшлек килешүе дә имзалана.

Вавилов сүзләренчә, һоспис төзелгәч чыгымнарның 70%-ын хөкүмәт күтәрәчәк, калган өлешен вакыф табачак. Һоспис Казанның Мәскәү районындагы Королев урамында булачак. Ике катлы бина да биргәннәр. Аны өч катлы итү, төзекләндерү, җиһазлар сатып алу, бүлеп бирелгән җирне тәртипкә салу өчен 300 миллион сум акча кирәк булачак. Ике елда ачылыр дип өметләнәләр.

20 бала өчен һосписта бөтен шартлар да тудырырга уйлыйлар - анда зур бүлмәләр булачак, яхшы табиблар эшләячәк, иң яхшы җиһазлар урнаштырылачак. Балаларга анда ике атна тору мөмкинлеге биреләчәк.

Балаларның соңгы көннәрен җиңеләйтеп җибәрү үзәгендә барсын да Европадагыча итеп ясыйсыбыз килә, дип әйтә Вавилов. Андагы бик яхшы итеп эшләнгән һосписларны барып күрү кирәк, аны сүз белән генә сөйләп бетерерлек түгел, ди ул.

Германия ярдәм итәчәк


Русиядә бүген балаларны гына кабул итә торган бары бер һоспис бар. Ул Петербурда. Вавилов әле анда да эшләрнең тулысынча җайланып китмәвен әйтә. Шуңа күрә алар тәҗрибә өйрәнү өчен Германиянең Мүнһен шәһәренә барганнар.

“Германия телевидениесендә йолдызлар катнашында тапшыру бар. Без шунда үзебезнең проектны тәкъдим итәчәкбез. Бинаны төзекләндерү өчен алар да күпмедер акча бирәчәк. Бавария телевидениесенең хәйрия тапшыруы “Йолдызлар сәгате” дип атала”, ди Вавилов.

Аның сүзләренчә, һоспис ачылганнан соң да Германия белән хезмәттәшлек дәвам итәчәк. Табиблар, тәрбиячеләр һәм һосписта эшләүче барлык хезмәткәрләр тәҗрибә өйрәнү өчен Мүнһенга барачак.

Русиядә балаларны савыктыру, сәламәтлекләрен ныгыту өчен күптөрле программалар игълан ителә. Алар өчен миллионнар бүленә. Ә кешелеклелеккә кагылган иң авыр очракларга: лейкемия белән авырганнарга һәм башка авыр хасталарга, үлемгә дучарларның соңгы көннәрен җиңеләйтүгә килгәндә, ил әле дә акча таба алмый.
XS
SM
MD
LG