Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзебез" Казанны татарчалаштыру "өмә"сенә чакыра


"Мин татарча сөйләшәм" чарасы, 2009 ел.
"Мин татарча сөйләшәм" чарасы, 2009 ел.

Үzebez яшьләр хәрәкәте быел да заманча ысуллар белән татар егетләрен-кызларын үзенең “Мин татарча сөйләшәм” чарасына җәлеп итмәкче.

Быелгы "МТС" чараларына эре бизнес ширкәтләре дә кушыла. Мәсәлән, “Билайн” кәрәзле элемтә ширкәте “Татар дозор” уенында катнашучыларга бүләкләр бирәчәк. Бу ширкәт быел татар теленә багышланган зур реклам чарасын уздыру белән татар яшьләренең күңелен яулаган иде инде. Шулай ук “Генерирующая компания” ширкәте дә бу чараларны уздырырга ярдәм итә.

“Үзебез” хәрәкәтенең интернет-сәхифәсе хәбәр иткәнчә, “Мин татарча сөйләшәм” чарасы берничә зур өлештән торачак. Республика мәктәпләрендә бәйгеләр үткәрелә һәм активистлар интернетны татарча сөйләштереп карый.

Шулай ук 25 апрель көнне яшьләр “Мин татарча сөйләшәм” байракларын тәрәзәләрдән чыгарып, машиналарда бер-бер артлы тезелеп, Казан урамнарыннан узарга ниятли.


Татар теле инспекциясе "Татар дозор"

23 апрель көнне “Үзебез” яңа буын хәрәкәте “Мин татарча сөйләшәм!” чарасы кысаларында яшьләр арасында бик популяр булган “Татар дозор” маҗара уенын оештыра.


Быелгы квест Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Казанның тарихи урыннарына гына түгел мәшһүр татар язучылары Фатыйх Әмирхан, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗатына да багышлана.

Шул ук вакытта уен Казанны үзенә күрә татарчалаштыру “өмә”се буларак та үтәчәк, ди оештыручылар.

26 апрель 2010 ел

Узган елны уенда 10шар кешедән торучы алты команда катнашты. Алар төрле оешмаларга, транспортка кереп, андагы хезмәткәрләрне татарча сөйләштерде, үтеп барган кешеләргә тарихи урыннар турында мәгълүмат бирде, "МТС" футболкаларын татарча сатып карады. Шулай ук яшьләр икенче дәүләт телендә хезмәт күрсәткән кибет һәм башка урыннарда “Мин татарча сөйләшәм” чарасының билгеләрен ябыштырды.


Бу юлы оештыручылар катнашырга теләк белдергән такымнарга кырысрак таләпләр куя. “Татар дозор”да катнашучыларның татарча камил белүе мөһим, такымга 6дан алып 10га кадәр генә кеше керергә тиеш, уенга үз видеокамера, фотоаппарат белән килү шарт.

"Татар-дозор" татарча сөйләштерә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00
йөкләү


Катнашырга теләүчеләр оештыручыларга 20 апрельгә кадәр Казандагы кибет, эре сәүдә үзәкләре, дәүләт оешмалары, халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында элмә такталар урам исемнәрендә булган хаталы язуларны фотога төшереп җибәрергә тиеш.


Шулай ук алардан “ТР Дәүләт телләре турындагы” канунны бозучы эре сәүдә үзәкләре, җитештерүчеләр, халыкка хезмәт күрсәтүче ширкәтләргә татар телен кулланмауларына шелтә белдергән хатлар юллау таләп ителә.


“Татар дозор” уены нәтиҗәләре, җиңүчеләр 26 апрель көнне Бауман урамында узучы “Мин татарча сөйләшәм!” чарасы вакытында игълан ителәчәк.


Командалар саны чикле. Быел “Татар дозор”да “Ялкын” журналы коллективы, “Алтын урта” татар яшьләре клубы инде катнаша. Үткән елда "Шәрык" клубы, "Безнең гәҗит", татар факультетлары студентлары уйнады.


Татар телен санга сукмаучылар исемлеге

Уенны оештыручылар, активистлар белән бергә татар телен санга сукмаучы оешмалар исемлеген төзегән. "Үзебез" сәхифәсе хәбәр иткәнчә, анда ашамлыклар һәм сәнәгать тауарларын сатучы эре сәүдә челтәрләре, башка оешмалар да бар. Мәсәлән, бу исемлеккә "Эдельвейс-М", "Карусель", "Патерсон" челтәрләре, "Парк Хаус", "МЕГА", "Тандем", "Кольцо" сәүдә үзәкләре, "Челны-хлеб"-"Тортугалия", "Челны Холод", "Чистопольский молочный комбинат" ширкәтләре, "Махеев" майонез җитештерү оешмасы, "Кирбинка"-"Олероли", "Альдермышский источник" оешмалары, "Казанский мясокомбинат", "DOMO", "Мелт", "Эльдoрадо" кибетләре, "Транстехсервис", "Акос", "Сапсан" автосалоннары, "Мойдодыр" автоюгычы, "Хитон", "Нэфис Косметикс" ширкәтләре дә бар.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасын оештыручылар татар телен кулланырга теләмәгән оешма, кибет хуҗаларына хатлар юллаганда Мари республикасында эшләүче "Йола" ит комбинатын уңай мисал итеп китерергә куша. Бу ширкәт Татарстандагы кулланучыларга тышлыгында татарча язылган казылыклар сата.

Катнашырга яки күзәтергә теләүчеләрне "Үзебез" яңа буын яшьләр хәрәкәте "Вконтакте" челтәрендәге махсус төркем аша бәйләнешкә керергә чакыра. Бу чараны оештыруда тагын Бөтендөнья татар яшьләре җыены, Татар конгрессы, шәһәр һәм республика хакимият оешмалары катнаша.

“Мин татарча сөйләшәм” чарасы һәм республикадагы туган телне саклау чараларының нәтиҗәлелеге турында “Азатлык”та түгәрәк өстәл сөйләшүен тыңларга тәкъдим итәбез.

Түгәрәк өстәлдә Бөтендөнья татар яшьләр җыены Координация шурасы вәкиле Тәбриз Яруллин, Татарстан хөкүмәтенең телләр үсеше бүлеге мөдире Фирая Шәйхиева катнаша. Сөйләшү 24 апрель якшәмбе тапшыруында эфирга чыгачак.


XS
SM
MD
LG