Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Асылъяр” төркеменең тәүге тамашасын халык яратты


“Асылъяр” кызлары
“Асылъяр” кызлары

Ижау шәһәренең “Спартак” халык иҗаты йортында “Асылъяр” төркеменең “Җыр керсен күңелгә” дип аталган беренче концерты булып узды. Ул Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланды. Тамаша Тукайның “Туган авылым” шигыре белән башланды.

“Асылъяр” төркеменең оешуына әле бер ел да юк. Әмма аларны Ижау тамашачысы инде күп кенә чараларда күреп, яратып өлгерде. Ансамбльнең кызлары халкыбыз уеннарына нигезләнеп, җырлы-биюле чыгышлар әзерли.

“Асылъяр” төркеме җитәкчесе Лариса Гайнетдинова: “Беренче тапкыр үз программабыз белән халык каршына чыгу җиңел түгел. Бу безгә кечкенә бала беренче тапкыр атлап киткәндәй, беренче тапкыр олы сәхнәгә басуыбыз. Халык ничек кабул итәр безне, әлбәттә, бик дулкынланабыз”, диде. Ләкин аның дулкынлануы юкка булды. Залга җыелган халык яңа төркемне бик җылы кабул итте.

Таңсылу Бәйрәмгулова җырлый
“Асылъяр” төркеме кызлары беренче зур чыгышларын үзләре өчен бик зур җаваплылык дип билгеләп үттеләр.

Алисә Гарифуллина үзенең татар халык җырларын яратып башкаруын, Казанда музыка көллиятендә укыганда музыка укытучысы борынгы көйләргә мәхәббәт тәрбияләүләрен җиткерде. Киләчәктә дә борынгы җырларны өйрәнү нияте бар Алисәнең.

“Әлеге концертта залда туганнарым, якыннарым, дусларым утыра, шуңа да алар алдында чыгыш ясау тагын да зур җаваплылык таләп итә”, диде ул.

“Асылъяр” төркеменең беренче концертында Удмуртиядә үткән төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган Таңсылу Бәйрәмгулова һәм Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Мөхәммәтҗанов, удмурт, рус төркемнәрендә баянчы вазифасын башкарган Ринат Миникаев катнашты.

Концертны Таңсылу Бәйрәмгулова бик матур һәм кызыклы итеп алып та барды. Яшь башкаручыларны беренче тапкыр олы сәхнәгә халыкка яхшы таныш булган сәнгатькәрләр алып чыкты.

Таңсылу Бәйрәмгулова: “Яшьләр белән бер сәхнәдә булу – куандыра, безгә алмаш үсә”, диде.

Ирек Мөхәммәтҗанов кызлар башкарган халык җырларын тыңлап, “яшьлегемә кайткандай булдым”, дип уртаклашты.

Ринат Миникаев әле үзе дә беренче тапкыр татар концертында катнаша икән. “Кәеф күтәрелде, күңелем тулды”, дип елмайды Ринат.

Сәхнәдән бу көнне халкыбызның инде онытыла барган бик күп җырлары яңгырады. Алар, алда әйтелгәнчә, татар халкының төрле йолалары һәм уеннары белән чиратлашып алып барылды. Тамашачы “Асылъяр” төркеменең шундый программа әзерләвен бик яхшы кабул иткән.

Халык “инде эстрада җырчыларының берсеннән-берсе отып алып, башкарган җырларыннан туйган идек, тамаша бик ошады”, дип таралышты.
"Асылъяр" төркеме чыгыш ясый
XS
SM
MD
LG