Әфгәнстанның Баграм һава аланы капкасы янында, АКШ вице-президенты Диҗк Чейни сәфәре вакытында интихарчы бомба шартлатты. Корбаннар турында төрле мәглүмәтләр килә. Әфгән президенты Хәмит Карзаи идарәсе әйтүенчә, 23 кеше үлгән. Көнбатыш хәбәрчеләре 12 мәйет күрүләре турында әйтә. Чейни шартлау урыныннан еракта булган һәм аңа зара килмәгән.