Иран Инкыйлаб сакчылары Төркия һәм Гыйрак чикләре янында урнашкан Көнбатыш Азәрбәйҗан виләятендә гыйсъянчылар белән бәрелеште. Иранның ИРНА рәсми хәбәр агентлыгы белдеръендә 17 сугышчы һәм 4 хәрби һәлакь булды диелә.
Әмма бәрелешнең кайчан булганлыгы әйтелми.
Соңгы атналарда илнең төньяк-көнбатышында Иран хәрбиләре белән көрд гыйсъянчылары арасында бәрелешләр ешайды.
Кичә Инкыйлаб сакчылары башлыгы, әгәр Гыйрак чик буйындагы көрд гыйсъянчыларын һәм башка сугышчыларны бастыра алмаса Иран Үзе Гыйракка кереп аларны бастырачак диде.