Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта кимендә 12 кеше үтерелде


Гыйрак башкаласыннан көньяктагы Искәндәриә шәһәрендә бүген полиция белән кораллы кешеләр арасындагы бәрелештә кимендә 5 кеше һәлак булды, тагын берничә кеше яраланды. Полиция ике яктан да югалтулар бар ди. Фәллүҗә шәһәрендә бер полиция хезмәткәренең туенда да бомбалы машина шартлап кимендә 5 кеше һәлак булды, берничә кеше яраланды. АКШ хәрбиләре Гыйракның көнбатышындагы Рамади шәһәре янында 2 гыйсъянчыны үтерүләре, 6-ны тоткарлаулары турында белдерә.
XS
SM
MD
LG