Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вешняков вазыйфасыннан китә


Мәскәү – Русия президенты Владимир Путин яңа сайлау комиссиясенә 5 вәкилен тәкдим итте. Комиссиянең хәзерге рәиесе, бу вазифаны 1995 елдан бирле башкарган Александр Вешняков алар арасында юк. Элегрәк Дәвләт Думасы белән Федерация Шурасы да 5-әр вәкилен тәкдим иткән иде. Шулай итеп, яңа комиссия төзелде дигән сүз. Бу комиссия декәбр аенда үтәчәк Дума һәм киләсе елда үтәчәк президент сайлауларын күзәтәчәк.
XS
SM
MD
LG