Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Лейпцигта күргәзмә ачты


Лейпциг – Германиянең Лейпциг шәһәрендә урнашкан мәшхүр ярминкәдә бүген машина төзелешенә багышланган Intec һәм Z-2007 дип аталган халыкара күзргәзмәләр ачылды. Аларны тантаналы рәвештә ачу хокукы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевкә бирелгән. Күргәзмәдә Татарстанның берничә ширкате катнаша. Атнакич көнне Шәймиев Дрезденда ирекле Саксония премьер-министры Георг Мильбрандт белән очраша. Узган елның маенда Милбрандның Казан сәфәре вакытында Татарстан белән Саксония арасында хезмәттәшлек турында беркетмә төзелгән иде. Шәймиевнең бу сәфәре җавап сәфәре булып тора. Аның нәтиҗәсендә тарафлар яңа документ имзалар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG