Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыйров чеченнарны республикага кайтырга чакыра


Чечня президенты Рамзан Кадыйров элекке сәламәтлек саклау министры, бәйсезлек яклы Умар Хамбиевны Чечнягә кайтырга чакырды. Кадыров Чечня парламенты әгъзалары белән очрашуда Хамбиев яхшы хирург һәм ул үз сәләте белән Чечнягә ярдәм итәргә тиеш диде. Хәзер Италиәдә сәяси сыену алырга теләүче Хамбиев бәйсезлек яклы элекке президент Аслан Масхадов хөкүмәтендә эшләде. Хәзер Чечняне тотрыклы республика дип күрсәтергә теләүче Кадыйров Чечен мөһәҗирләрне республикага кайтырга чакыра.
XS
SM
MD
LG