Урам җыены оештыручыларны Уфаның электр транспорты идарәсе мәхкәмәгә биргән иде. Сүз 2005нче елның 26нчы мартында узган урам җыены хакында бара. Электр транспорты идарәлеге өч сәгать буе трамвай-троллейбуслар хәрәкәте туктап торды дип, урам җыенын оештыручылардан күрелгән зыян өчен 141 000 сум акча таләп итә. Әлеге эш буенча мәхкәмә 26нчы апрельгә билгеләнде.