Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һюман Райтс Уотч Русияне элекке Гуантанамо тоткыннарын эзәрлекләүдә гаепли


Кеше хокукларын яклаучы Һюман Райтс Уотч оешмасы АКШ элекке Гуантанамо тоткыннарын 2004 елда Русиягә кайтарганнан соң Русиядә аларны кыйнаганнар, һәм эзәрлекләгәннәр дип гаепли. Нью-Йортка теркәлгән бу оешма әлеге хәлләр АКШның элекке тоткыннарны дипломатик ышандырулар нигезендә алар эзәрлекләнер мөмкин илләргә кайтару сәясәтенең ни кадәр куркынычлы булуын күрсәтә ди. Русия рәсмиләре әлегә моңа җавап бирмәде. АКШ көчләре 8 русиялене 2002 елда Әфганстанда тоткарлады һәм ике ел АКШның Кубадагы Гуантанамо төрмәсендә тотылганнан соң аларның 7-се Русиягә кайтарылды. Һюман Райтс Уоатчның 43 битлек хисабында 3 элекке тоткын белән һәм һәр 7 элекке тоткынның адвокатлары, туганнары белән әңгәмәләр китерелә.
XS
SM
MD
LG