Гыйрак башкаласыннан 30 чакрым көньяктагы Мәхмүдия шәһәрендә бомбалы машина шартлап кимендә 5 кешене үтерде, тагын берничә кешене яралады.
Багдадта бомбалы машина шартлап 2 полиция хезмәткәрен үтерде. Бомба алар машинадагы мәетне тикшерергә дип килгәч шартлаган.
Ул шартлаудан тагын 6 кеше яраланган.