Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслим мөслимәсе


Розалия Габдрахманова Мөслимнең үзендә яши. Хаҗга барып хаҗия исемен алган. Моннан берничә ел элек тегермән төзеткән, шул тегермәндә тартылган оннан токмач ясау ширкәтен дә оештырган. Җитештерү эшләре белән рәттән районның үзендә, авылларда мәчет-мәдрәсәләр дә салдыра башлаган. Шуларның соңгысы - Мөслим мәдрәсәсе. Дөрес, мәдрәсәгә бирелгән бина моннан 105 ел элек мәдрәсә буларак салынган булган һәм октябрь инкыйлабыннан соң Совет, Русия дәүләт органнары карамагында була. Менә 90 елдан соң әлеге бина кабат үз асылына кайтты. Розалия хаҗия бу хакта тулырак итеп сөйли:

-"Дин юнәлешендә үзем белгәннәрне башка кешеләргә дә белдерәсем килде һәм Вәрәшбәш авылында мәдрәсә, Шуган авылында мәчет һәм мәдрәсә ачтык. Күптән түгел Мөслимнең үзендә мәдрәсә булдырдык. Бу бинаны район җитәкчесе Ришат Рәшит улы хатын-кызлар мәдрәсәсе ясагыз, дип, бирде. Әлеге бина элек типография, аннан һөнәр училищесының мастерское, суд приставлары йорты булган. Мәдрәсә бинасының 105 еллыгы уңаеннан ул дин тотучыларга кире кайтарылды. Хәзер бирегә 100дән артык шәкерт йөри, алар киләчәктә тагын да күбәер, дип, уйлыйм."

- Розалия ханым, дин эшләре белән мәшгүль булу өстенә токмач ясау ширкәтегез бар, тегермән тотасыз. Бу эшләрне бергә алып кыен түгелме?

- "Дин гыйлеме алу эшемдә дә зур ярдәм бирә. Элек хәрам нәрсәләр белән шөгельләнсәк, хәзер хәрам эштән тукталдык. Әйберне алганда ук карыйсың, аның составында маргарин, спирт юкмы? Ходай Тәгалә шушындый бәрәкәтле эш белән шөгельләнергә кушты миңа."

- Ир-атлар сезгә көнләшеп карамыймы?

-" Юк, көнләшмиләрдер, дип, уйлыйм. Алар көнләшерлек зур эшләр башкармыйм кебек."

Розалия Габдрахманова белән сөйләшкән вакытта, яңарту эшләре бетеп тә җитмәгән мәдрәсәгә төрле яшьтәге шәкертләр килеп, бүлмәләргә керә тордылар. Мәдрәсәнең әлегә исеме юк һәм "халык арасында" ул "Мөслим мәдрәсәсе" дип йөртелә.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG